Биләрдә 800 яшүсмер лидерлык сыйфатларын күрсәтә алачак
Форумга барырга теләүчеләргә сайлап алу этабын узарга кирәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Форумга барырга теләүчеләргә сайлап алу этабын узарга кирәк.
5-9 августта Биләрдә (Татарстанның Алексеевск районы) «Алдынгылар Биләр Форум: Беренчеләр» палаткалы лагере узачак. Алдынгылар хәрәкәтенең «Сәләт» берләшмәсе белән берлектә оештырыла торган бу сменасына республиканың барлык районнарыннан 800гә якын бала һәм яшүсмер килүе көтелә. Форумда махсус сайлап алу аша узган 12-17 яшьлек малайлар һәм кызлар бушлай катнаша алачак.
«Алдынгылар Биләр Форум: Беренчеләр» белем бирү һәм спорт-күңел ачу вакыйгаларын берләштерәчәк. Катнашучылар үзләренең лидерлык сыйфатларын һәм укучылар үзидарәсендә эшләү күнекмәләрен сынап карый, үзләренең беренче социаль проектларын эшли һәм гамәлгә ашыра алачак. Форумда 13 юнәлеш буенча файдалы үзгәрешләр остаханәләре эшләячәк.
Форумга барырга теләүчеләргә сайлап алу этабын узарга кирәк. Катнашу өчен гаризаны Алдынгылар хәрәкәте сайтында 26 июльгә кадәр бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Гайфулла Афзалов: «Күршеләргә кереп йә абзарда йоклаган вакытларыбыз күп булды»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиянең бер төбәгендә бортында 43 пассажир булган самолет югалган
-
#Кыскача яңалыклар
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңалык
-
#Шоу-бизнес
Гөлназ Шәрипҗанова: “Бүген безгә ярдәм иттеләр, иртәгә без ярдәм итәрбез”
-
#Йолдызнамә
Укчылар гел каядыр чаба: 23-30 июльгә йолдызнамә
Комментарийлар