Җырлы гаилә Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар Актаныш районы Чалманарат авылында “Шарипҗановфест” дигән чара оештыра.
Авыл киченә чакырылган артистлар исемлеге дә саллы. Бәйрәм турында тулырак белешү өчен Гөлназ Шәрипҗанова белән хәбәргә чыктык.
– Мондый чара үткәрү идеясе кайчан килде? Ни өчен уздырырга булдыгыз?
– Үз авылында мөмкинлеге булу белән зур чара үткәрү турында Илсур күптән хыялланды. Берничә еллап Сабан туена да кайтканыбыз юк, чөнки башка җирләргә эшләргә чакыралар. Авылда: “Гел акчага гына эшлисез”, – дигән сүзләр дә булды. Илсур шулвакытта авылда зур бәйрәм үткәрергә сүз бирде. Җәйне матур истәлекләр белән баетасыбыз килде, шуңа үткәреп карарга булдык. Башта нәрсәгә тотынырга белмәдек. Аннан ут куючы егетләр белән хәбәргә чыктык, алар безгә ярдәм итәргә ризалашты. Бу чараны оештыруга бер ай элек кенә керештек. Әкренләп графикларны җайладык. Аннан Актаныш районы башлыгына хат яздык. Ул безнең идеяне хуплап алды. Актаныш районы башкарма комитеты белән сөйләшкәндә бәйрәмне шәһәрдә үткәрергә тәкъдим иткәннәр иде. Илсур: “Мин бит Чалманарат авылында тудым. Актаныш районы үз көче белән дә бәйрәм оештыра ала. Ә менә авыл өчен бу зур вакыйга. Әгәр булдыра алабыз икән, эшләргә кирәк”, – диде. Үзебез аралаша торган хезмәттәшләребез, җырчылар белән элемтәгә чыктык. Бу бәйрәмгә бары рәхәт кешеләрне генә җыйдык. Актаныш-Казан арасын үзегез дә беләсез, якын түгел, шуңа Башкортстаннан дусларыбызга да чыктык. “Әниләр һәм бәбиләр” проекты кызлары да безнең башлангычны хуплап алды.
– Керү ирекле дигән, димәк җырчылар бушка килә. Бушка җырларга баш тартучылар булдымы?
– Әйе, берничә кеше баш тартты. Кемнеңдер башка эше, гаилә сәбәпләре бар. Без төпченеп тормадык инде, аның кирәген дә тапмыйм. “Быел булдыра алмыйбыз, икенче елга килербез”, – дип әйтүчеләр булды. Мәсәлән, Вадим Захаров 10 ел элек туган авылында әнисенең туган көненә багышлап чара үткәргән иде. Ул вакытта бик теләп чыгыш ясаган идек. Менә Вадим да, шуны истә тотып, безнең чарабызга килә. Аңа да бик рәхмәтлебез. Өч көнлек дөнья бит бу. Барысын да акчага гына кайтарып калырга ярамый. Бүген безгә ярдәм иттеләр, иртәгә без ярдәм итәрбез. Менә шулай бер-береңә ярдәм итеп яшәү рәхәт.
– Гөлназ, үзегез Азнакайдан бит. Бу чара Азнакайда да булачакмы?
– Мин Азнакай шәһәрендә үстем. Азнакай белән Чалманарат авылын берничек чагыштырып булмый. Азнакайда 10 яшькә кадәр яшәдем. Азнакайда әбием яши. Әмма мин барыбер хәзер Казанда торам. Моннан тыш мин бит гаилә кешесе. Ирем яклы, иремә булышырга тиеш. Бу бәйрәм безнең уртак эшебез. Азнакай – ул шәһәр. Аның үз башлыгы бар. Гомумән, Азнакай шәһәренең безне бернинди чарага чакырганнары да булмады.
– Үз авылында бәйрәм оештыручы артистлар булды. Сез кемнән илһамландыгыз?
– Бу – авыл киче. Пандемиягә кадәр андый чаралар үтеп торды инде, әмма пандемиядән соң кыенрак. Тямайфестны хәтерлим. Илһамландык дип әйтмәс идем. Бу бары тик Илсурның хыялын тормышка ашыруыбыз гына. Бернинди спонсорларыбыз юк. Дус егетләребез килеп видео-интервью ясый. Арчадан ук кейтеринг килә, Яр Чаллыдан дусларыбыз шулай ук халыкны сыйларга ярдәм итә. Һәрберсенә рәхмәтлемен. Авыл халкыннан акча җыю да булмады. Авылны җыештыру мәсьәләсенә килгәндә авылдашлар ялт иттереп куйганнар. Өмә оештырганнар, аларга дә рәхмәтле без. Сату нокталары барысы да булачак. Үземнең фестивальләр оештыруда тәҗрибәм зур. Бу минем өчен яңалык түгел, шуңа күрә барысы да яхшы узар дип ышанабыз. Артистларыбызны көтәбез, әни ике чебине суеп куйды. Үзебезчә тәмле ашлар пешереп, рәхәтләнеп кич утырасы килә.
Фото: https://vk.com/sharipzhanovy
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар