“Әллә мин, әллә син”, “Килмә-килмә”, “Бармы соң ул сөю?” хитлары авторы, композитор Гайфулла Абзаловны күпләр белә.
Ниһаять, аның белән дә сөйләшергә вакыт җитте.
– Гайфулла абый, сез бер яшьтән үк әтисез калгансыз. Әниегез яңадан гаилә корган дип беләм. Үги әти белән мөнәсәбәтләрегез нинди иде?
– Әти үлгәч, миңа бер яшь булган вакытта, әни әтинең дусты белән гаилә корган. Үги әти әнине яраткандыр инде, без бит әле ике бала. Әмма үги әтинең битарафлыгы шул вакытта ук сизелгән, күрәсең. Мин аңа “әти” дип тә, “абый” дип тә эндәшә алмадым. Без сорау-җавап форматында гына аралаштык. Элек авылларда эчкечелек көчле иде. Үги әти эчеп кайтса, гел бәйдән ычкынган эт кебек котыра иде. Аннан качып, күршеләргә кереп йә абзарда йоклаган вакытларыбыз күп булды. Мөнәсәбәтләр гел салкын иде. Безнең мәрхүм әти ягыннан абый бар иде, аның балалары гел кызлар. Элек балаларга караш та икенче булган бит инде, үги әтинең: “Әйдә, Гайфулланы туганнарына бирик”, – дигән сүзләре колакка кереп калды. Әни каршы төшкән, үз сүзендә торган, мине беркемгә дә бирмәгән.
– Димәк, балачагыгыз шатлыклы мизгелләргә бай булмады?
– Кайдан шатлыклы мизгелләр булсын инде, сеңлем. 4нче сыйныфны тәмамлап, туган авылымда башлангыч мәктәп кенә булгач, 5нче сыйныфка рус интернат-мәктәбенә укырга йөри башладым. Анда күргәннәр... Интернат җитәкчесе хәрби флотта хезмәт иткән 2 ранглы капитан иде. Безнең йоклаган урыннарыбызның тигезлеген җеп белән тартып тикшерделәр. Идәннәрне өчәр кат юдыралар иде. Уку да бик төгәл, кыен булды. Рус интернатында безгә татарча сөйләшергә ярамады. Үзебезчә сөйләшә башласак, тәртип өчен “2”ле куялар иде. Икелеләр күбрәк җыелса, авылга кайтармадылар. Җәза – көне буе урында бернәрсә эшләмичә яту. Уйлап карагыз, бала-чага өчен нинди авыр җәза бит ул. Бу интернаттан соң армия минем өчен балалар бакчасы кебек тоелды. Ялларын авылга кайтырга тырыша идек. Якшәмбе китәсе килми бит инде, шуңа күрә дүшәмбе иртән таң белән юлга чыгабыз. Интернатка кадәр 7 чакрым җәяү барасы. Кышмы, җәйме мөһим түгел, барыбер барасың. Элек ата-аналар да бала тәрбияләүгә җиңелрәк караган инде. Урман аша үткәндә каршыга бүре чыкса, хәвеф-хәтәр булса?
– Ә хәзер балаларны бер үзләрен генә урамга чыгарырлык та түгел...
– Дөрес, без дә үзгәрдек, замана да үзгәрде. Без ничектер үзебезгә үзебез шөгыль табып, чыннан да, уйнап, эшләп үстек. Ә хәзер балалар кушканны еламыйча эшләсә дә рәхмәт әйтерсең. “Авыр вакытлар – көчле кешеләрне тудыра, көчле кешеләр – яхшы вакытлар тудыра, яхшы вакытлар – көчсез кешеләрне тудыра, көчсез кешеләр – авыр вакытлар тудыра”, – диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенсәң, барысы да, аңлашыла инде. Ә хәзер яшәвебез – оҗмах. Безгә һаман нәрсәдер җитми, монысы нәфес инде.
– Советлар Союзын сагынган кебек тоела. Шулаймы?
– “Эх, Советлар Союзына кайтып килергә иде”, – дип хыялланып алабыз хатын белән. Авырлыклары онытылды, ә менә яхшылык онытылмады. Гел позитив яңалыклар гына тыңладык. Бездән дә бәхетле халык булмады. Милләтара мөнәсәбәтләр дә нинди иде бит, милләтләр бер-берсен туган итеп кабул итте, хөрмәт итте. Ә хәзер мәгълүмат күп. Үзең дә сизмәстән ялгыш юлга кереп китә аласың.
Казанга юллар урау булды
– Гап-гади авыл баласы Гайфулла ни өчен җырчы булырга уйлады? Казанга күченеп килүегез турында да сөйләгез әле.
– 3 яшьтән җырлый башладым. Мин үскәндә Әлфия Абзалованың иң популяр чаклары. “Әлфия Абзалова бар, ә мин Гайфулла Абзалов булып таныла алмыйммы?” – дип уйлап куйдым. Шул вакыттан алып Казанга омтылдым. Татарстанга килү – үзе бер квест. Безнең монда бер таныш-белеш, туган да юк. Үз ягымда бөтен җыр бәйгеләрен җиңеп бетергән идем инде. Хәтта рус җырлары буенча конкурста да, үзем язган җыр белән җиңү яуладым. Ул вакытта Свердлау опера театрында эшли идем әле. Рус эстрадасында “Ласковый май”ларның күтәрелгән чоры. Нишләп бездә гел гармунга җырлыйлар соң дип уйлангач, эстрада стилендә үзем җырлар иҗат итәргә булдым. Җырларым туплана башлады. Казанга китәсе килә, ә мин ул вакытта гаилә корган идем инде. Казанда “прописка”сы булмаганнарны эшкә алмыйлар. 1986 елда, бәхетемне сынап карарга дип, башкалага килдем. Яшәргә урын юк. Әрсезлегем белән апаның иренең туганнарын эзләп таптым. Ярты еллап шунда яшәдем. “Прописка”сыз эшкә тәки алмадылар, хатын белән дә мөнәсәбәтләр авыр иде, кечкенә улыбыз бар. Шулай кайтып киттем. Әмма кассетага яздырган җырларымны арттырып тарату өчен киоскка һәм үзешчән композиторлар союзына калдырган идем. Бу кассеталар бөтен Союзны әйләнеп чыккан. Казанга 1991 елда “Татар җыры” бәйгесенә катнашырга килгәндә, минем “Килмә-килмә” җырын Асаф Вәлиев җырлап йөри иде инде. Халык үземне белмәсә дә, иҗатым белән таныш иде. Шулай итеп, “Татар җыры”нда җиңү яуладым. Аннан милли хәрәкәтләр күтәрелде, чыгыш ясарга чакыра башладылар, кыскасы: Казан белән юлларыбыз урау юллар аша кисеште.
– Икенче тормыш иптәшегез белән дә концертта танышкансыз икән. Ничек булды бу?
– Тормыш иптәшем белән шул “Татар җыры” бәйгесендә таныштык. Каенанам Рафаэль Ильясовның тормыш иптәше белән бертуган булган. Бриллиант Рафаэль абыйга чәчәкләр бүләк итәргә дип килгән. Күрәсең, мине ошатып калгандыр. Бервакыт сәхнә артында яшь кенә кыз миңа чәчәк бәйләмнәре суза. “Сезнең белән танышырга буламы?” – ди. Шундый чибәр! “Исемең ничек?” – дим. “Бриллиант”, – ди. Шок хәлендә калдым. Әйе, хатынымның исеме дә, үзе дә – Бриллиант. Шулай аралашып киттек.
– Беренче тормыш иптәшегез белән ни өчен аерылыштыгыз? Улыгыз белән элемтәне сакладыгызмы?
– Беренчедән, бик яшьли өйләндем. Армиядән кайттым да, гаилә кордым. Икенчедән, ул артык көнче иде. Көнчелек мөнәсәбәтләрне җимерә. Ә Бриллиант андый түгел. Ул бик акыллы хатын-кыз, беркайчан чебеннән фил ясамады. Гәрчә, көнләшергә сәбәпләр булгандыр. Улым белән элемтәне өзмәдем. Ул да Казанда яши иде. Өч ел элек бакыйлыкка күчте.
– Бала кайгысын да сезне читләп үтмәгән икән...
– Әйе, бала кайгысын иң явыз дошманыңа да теләмәссең. Улым озак кына авырды. Табиблар аңа авыртуны баса торган көчле дарулар бирде. Шул дарулар бөер, бавырларын бетергән. Үлеменең сәбәбе шул булды. Әни дә күптән вафат инде. Аны югалту да кыен, әмма бала кайгысы нәрсә дисәгез дә иң авыры. 40 яшьлек егет иде. Тормыш иптәше, балалары калды...
Ясалма фәһемне эшләргә өйрәттем
– Гайфулла абый, сез хәзер җырлар иҗат итәсезме?
– Минем иҗат үз вакытыннан алдарак барган икән. Хәзер генә эстрада җырчылары 90 елларда иҗат иткән җырларыма охшаган җырлар башкара башлады. Иске җырларымны яңарталар. Хәзер ясалма фәһем ярдәмендә бөтенләй яңа җырлар иҗат итәм. Башта җырны язам, аннан махсус программага кертәм. Шушы программа җырны тавышландыра, аранжировкасын ясый. Башта начар килеп чыга иде. Ул роботны әле эшләргә өйрәтергә кирәк бит. Менә хәзер җаен таптым.
– Мондый эшләрне яшьләр дә бик белеп бетерми. Сез каян өйрәнәсез моны?
– Һәрвакыт кызыксынучан булдым. Нинди яңа әйбер чыга, шунда ук өйрәнә башлыйм. Хатыным: “Сиңа космик корабль бирсәләр, аны да йөртергә өйрәнер идең”, – ди. Кеше кирәк дип тапса, теләсә нәрсәгә өйрәнә ала.
– Җырларыгыз кыйммәтме?
– 30 меңнән башлап сатам. Хитлар кыйммәтрәк. Җырчылар кызыксыналар, шөкер. 5-6 җырны алдылар инде. Хәзер татар җырларының күбесе – такмак. Композиторларның фантазияләре җитеп бетми. Нишләп Зөлфәт Хәким такмак язмый соң? Менә мин дә такмак яза алмыйм. Һәвәскәр композиторларның да шәп җырлары була. Әмма такмак язучылар, гадәттә, нота белмәүчеләр. Тегеннән-моннан ишетәләр дә, бөтенесен кушып, “яңа” җыр язып бирәләр.
– Сез инвестицияләр белән дә шөгыльләнеп алдыгыз бит. Хәзер бу юнәлеш активмы әле?
– Хәзер эшләгән юк. Әмма аннан кергән акчаларны дөрес итеп урнаштырдым. Хәзер дә даими акча китереп торучы әйберләрем бар. Менә шул акчага яшәп ятабыз. Финанслар белән кызыксыну “Богатый папа, бедный папа” китабыннан башланды. Шуннан бакчаларымны арендага бирә башладым. Аннан финанс пирамидалар дигән нәрсә килеп чыкты.
– Хәзер аларның эшчәнлеге тыела бит. Гомумән, кемдер бөтен милкен шул пирамидалар аркасында югалтты.
– Минем дә янган вакытлар булды. Ул бит уен кебек, бер отасың, бер оттырасың. Мин балачактан акчага кәрт суктым. Әмма шахматны да яхшы уйный идем, шуңа күрә чамасын белеп, алдан уйлап эш иттем. Акча, капитал белән эшләү – риск. Бу өлкә һәрбер кеше өчен дә түгел.
Тормыш – бер мизгел...
– Тормыш иптәшегез белән бергә 34 ел гомер итәсез. Хисләрегез һаман шундый көчлеме?
– Бриллиант белән кавышкан чорда акчам да, торыр урыным да юк иде. Ул вакытларда илдә дә акча мәсьәләсе кискен торды. Әмма бездән дә бәхетле кешеләр булмады. Без хәзер дә бер-беребезне яратабыз. Хөрмәт итү генә түгел, чын ярату. 34 ел бергә, әмма хисләр беренче очрашудагы кебек.
– Бер дә бәхәсләшмисезме?
– Бәхәсләшәбез инде, әмма уйнап кына. Икебез дә чын күңелдән рәнҗеп, ачулы итеп бер-беребезгә кычкырмыйбыз. Тавыш күтәрәбез дә, шул ук вакытта көлә башлыйбыз. Аннан нәрсә турында сүз куертканны да онытасың. Гомерлек яр сайлыйсың икән, мөнәсәбәтләр шундый булырга тиеш. Тормыш иптәшем бик акыллы, зирәк. Хатын-кыз буларак күп нәрсәгә күз йомды, кичерде.
– Кичерү бер хәл, яшьлек белән хаталану турында да әйтәсез. Тормыш иптәшегез сезгә бер дә ачу сакламыймы?
– Юк, ул барысын да аңлады. Хатын-кыз белән ир-атның тугрылыгы аерыла бит. Ир-ат хыянәт итеп икенче көнгә ул хатынның исемен дә белмәскә мөмкин. Ә хатын-кызның табигате башка. Аңа гашыйк булырга кирәк. Хатын-кыз хыянәт итә икән, мөнәсәбәтләр тәмам дигән сүз.
– Улларыгыз нәрсә белән шөгыльләнә?
– Уртанчы улыма – 31 яшь, кечесенә – 27. Уртанчы улым Бриллиантның әнисен карарга ярдәм итте. Әле күптән түгел генә каенана бакыйлыкка күчте, аның да урыннары оҗмахта булсын. Төпчек улыбыз IT-технологияләр белән эшли, килен белән уен чыгаралар. Әлегә мин аларның инвесторлары. Гап-гади программист булып теләсә кайсы компаниягә урнаша ала алар. Яшь бит әле, 27 яшь кенә, хыялы бар икән, тормышка ашырсын. Проекты бик өметле.
– Сезнең туган-тумачаларыгыз исән-саумы?
– Апам да, энем дә мәрхүмнәр. Бертуганнарым юк, берүзем калдым. Апа заводта эшләп, авырып китеп барды. Энекәш ялгыш юлдан китеп, тәмам юк булды. Әйтеп тә карадык, әмма тыңламады. Вакыт барган саен ешрак искә төшәләр. Беребез дә мәңгелек түгел. Ә тормыш – бер мизгел…

Комментарийлар