16+

Больничный бирү кагыйдәләре үзгәрә

Яңа кагыйдәләр үз көченә 2025 елның 1 сентябреннән керәчәк дип көтелә.

Яңа кагыйдәләр үз көченә 2025 елның 1 сентябреннән керәчәк дип көтелә.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы больничный бирү тәртибен үзгәртергә планлаштыра. Яңа боерык проекты буенча инде фикер алышулар булган. Төп яңалык – ничә тапкыр больничный алуны тикшереп торачаклар. Әгәр дә кеше ярты ел эчендә хастаханәгә дүрт тапкыр һәм аннан да күбрәк мөрәҗәгать итсә (авыруларны карау, медицина реабилитациясе, социаль әһәмиятле авыруларны дәвалау һәм бөер терапиясе искәрмәләр булып тора), табиб аның медицина документациясен врач комиссиясе каравына җибәрергә тиеш була. Проектны әзерләүчеләр фикеренчә, бу шәхси авыруларның сәбәпләрен ачыкларга, медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртырга һәм иртә диагностиканы тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading