16+

Бу яңалык 20 миллионнан артык россиялегә кагылачак

Россия Хезмәт министрлыгы 1 февральдән 40тан артык төр түләүне 7,4 процентка индексацияләргә планлаштыра.

Россия Хезмәт министрлыгы 1 февральдән 40тан артык төр түләүне 7,4 процентка индексацияләргә планлаштыра.

1 февральдән 40тан артык төр дәүләт түләүләре 7,4 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итә ТАСС. Хөкүмәт карарының тиешле проекты норматив-хокукый актлар порталында бастырылган.

Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ел саен 1 февральдән түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты алдагы ел өчен кулланучылар бәяләре индексына нигезләнеп билгеләнә. 2024 елда индексация коэффициенты 1,074 тәшкил итәчәк.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков аңлатканча, индексация ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү, айлык иминият түләве һәм башка социаль ярдәм чараларына кагылачак. Бу үсеш 20 миллионнан артык россиялегә кагылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading