Бушлай татар теле курслары узачак
Казан федераль университеты барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә, дип яза Казан мэриясе.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казан федераль университеты барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курсларын башлап җибәрә, дип яза Казан мэриясе.
7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә каралган дәресләр Казанда гына түгел, шулай ук Алабугада һәм Чаллыда 2021 елның февраленнән маена кадәр узачак.
Укулар атнага ике тапкыр кичке вакытта: дүшәмбе, чәршәмбе һәм сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә узачак. Укулар 3 ай дәвам итәчәк. Дәресләр якынча 25 февральдә башлана, ә теркәлү 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Укуга кушылыр өчен анкета тутырырга кирәк. Укучылар гариза һәм паспорт күчермәләре булганда гына кабул ителә. Дәресләр башлану турындагы мәгълүмат сайтта урнаштырылачак. Курслар тәмамлангач, укуларны узучыларга татар телен белү дәрәҗәсе күрсәтелгән КФУ сертификатлары тапшырылачак.
Шунысы кызык, курсларга халыкның төрле категория вәкилләре: мәктәп укучылары, студентлар, төрле һөнәр ияләре, пенсионерлар йөри.
Беренче тапкыр татар теле курсларын КФУда 2011 елда үткәрә башлыйлар, шуннан бирле аларны 5-6 мең кеше узган. Соңгы өч елда аларга ел саен 100-әр кеше кушылган, шул исәптән, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Төркия, Германия, Франция, Кытай, Швеция гражданнары.
Барлык кирәкле мәгълүматны +7(843)293-94-52 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Җен булып күренсәң, 50 мең сум бирәләр
-
#Дин
Кеше вафат булгач, аның Аллаһ билгеләгән фәрештәләре кая китә?
-
#Кыскача яңалыклар
Мәгариф министрлыгы укучыларның атнага ничә сәгать укырга тиешлеген билгеләгән
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
Комментарийлар