16+

Быел картлык буенча пенсиягә чыгармыйлар

2025 елда Россиядә картлык буенча пенсиягә чыгучылар булмаячак. Бу пенсия яшен арттыруның күчеш чоры гамәлдә булуы белән бәйле.

2025 елда Россиядә картлык буенча пенсиягә чыгучылар булмаячак. Бу пенсия яшен арттыруның күчеш чоры гамәлдә булуы белән бәйле.

Әмма вакытыннан алда – инвалидлык һәм дәүләт тәэмин итүе буенча пенсияләр билгеләү дәвам итәчәк. 
–   2025 елда россиялеләр картлык буенча пенсиягә чыкмаячак, чөнки бу елга пенсия яшен арттыруның күчеш чоры туры килә, - дип аңлата Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) белгече Марина Солодовникова.

Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елда иминият пенсиясенә, инвалидлык һәм туендыручысын югалту, дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиягә хокуклары формалашкан кешеләр, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак.

–  Узган елда картлык буенча пенсиягә 1966 елда туган хатын-кызлар һәм 1961 елгы ир-атлар чыкты (58 яшь һәм 63 яшь), 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар пенсиягә чыгу вакыты 2026 елга туры киләчәк , - ди Солодовникова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading