16+

Дәүләт Думасында СВОның кайчан тәмамланачагын фаразлаганнар

Дәүләт Думасы депутаты Чепа махсус хәрби операция 2025 елның язында тәмамланыр дип фаразлаган.

Дәүләт Думасы депутаты Чепа махсус хәрби операция 2025 елның язында тәмамланыр дип фаразлаган.

Украина низагы 2025 елның язында тәмамланырга мөмкин. Бу хакта "Лента.ру" га биргән интервьюсында Дәүләт Думасы депутаты Алексей Чепа белдергән. Киеренкелекнең алга таба эскалациясен туктатып булачагына өмет бар, дигән ул. 

"Соңгы вакытта низагны дәвам итүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен аңлаган дөнья сәясәтчеләренең фикерләрен ешрак ишетәбез. Аларның күбесе хәзер бу хәлне аңлый", - дип ассызыклаган депутат.

Чепа НАТО илләре арасында шулай ук вәзгыятьнең алга таба кискенләшүенә каршы әйтелгән фикерләр барлыкка килүенә игътибар итте, бу исә низагны тыныч хәл итүгә өмет уята.

"НАТО вәкилләре әйткән бу сүзләр акыллы сәясәтчеләргә тынычлык кирәклеге турында күбрәк сөйләргә мөмкинлек бирә. Мин ышанам, без барыбер вәзгыятьнең алга таба начараюын булдырмый кала алачакбыз. Киләсе елның язына низаг тәмамланырга мөмкин", - дип өстәде депутат.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сишәмбе көнне махсус хәрби операция күбрәк вакыт алды, чөнки Украинага каршы башланган низаг Төньяк Атлантик Альянска каршы дәвам итә, дип белдерде. Кремльнең рәсми вәкиле искәрткәнчә, Украина Президенты Владимир Зеленский Мәскәү белән теләсә нинди сөйләшүләр алып баруны канун белән тыйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading