16+

Декретка иртәрәк китсәм ярыймы?

Дәүләт Думасында декретка беренче триместрда китәргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында декретка беренче триместрда китәргә тәкъдим иттеләр.

Депутат Буцкая: Дәүләт Думасы беренче триместрда декретка китү хокукы өстендә эшли.

Дәүләт Думасында йөклелекнең беренче триместрыннан ук декрет ялы хокукына юнәлдерелгән программа эшләнә. Бу хакта Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая РИА Новостига биргән әңгәмәсендә хәбәр итте.

Хәзер булачак әни йөклелекнең утызынчы атнасында декрет ялына китәргә хокуклы. 
— Хәзер йөкле хатыннарга ярдәм итәргә кирәк, йөклелекнең беренче триместры турында уйлыйбыз, — дип билгеләп үткән парламентарий.

Буцкая ассызыклаганча, күп кенә хатын-кызлар өчен беренче триместр өченчесенә караганда катлаулырак үтә. Депутат хәзер яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча да эш алып барылуын әйтте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading