Депутатлар фикеренчә, бу Россиядәге демографик хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Дәүләт Думасы депутатлары һәм Россия Федерациясе сенаторлары Елена Афанасьева һәм Вадим Деньгин «балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең өстәмә чаралары турында»гы Федераль законның 6 маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Тиешле канун проекты Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы сайтында бастырылган.
Инициатива авторлары 2024 елның 31 гыйнварына кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокук барлыкка килү шарты белән 756 712 сум күләмендә ана (гаилә) капиталы билгеләргә тәкъдим итә. Шул ук сумманы закон проектын кабул итү шарты белән 2024 елның 1 февраленнән башлап беренче бала туган (уллыкка алынган) очракта ата-аналар алачак.
2024 елның 1 февраленнән икенче бала туган (уллыкка алынган) очракта, беренче бала 2024 елның 1 февраленнән туган (уллыкка алынган) очракта, ана (гаилә) капиталы күләме 243 288 сумга артачак һәм гомуми суммасы 1 млн сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук 2024 елның 1 февраленнән башлап өченче бала туган (уллыкка алынган) яки аннан соңгы балалар туган очракта миллион сум акча биреләчәк. Әмма бер шарт белән — әгәр элек өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокук барлыкка килмәгән булса.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар