16+

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар: «Монда инде без алдаучылар булып калыр идек»

Популяр җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар мошенниклар белән очрашкан.

Популяр җырчылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар мошенниклар белән очрашкан.

Арчаның туй салонында эшләүче хатын-кыз туйга җырчыларның чыгышын саткан. Алдау турында җырчылар гаилә корырга теләгән пар мөрәҗәгать иткәннән соң гына белә.
– Ул хатын-кыз 100 процент түләү сорап куйган булган. Чыгышыбызны 6 меңгә саткан. Яшьләр чыгышны озынайтырга теләгәч, 7 мең сораган. Кияү белән кәләш шикләнеп, турыдан-туры безнең белән хәбәргә чыктылар. Анжелика Горбатова үзен безнең администратор дип атап, безгә хәбәр итмичә, чыгышларыбызны саткан. Ә без бернәрсә белмибез. Ул туй әле бу атнада гына була. Әлбәттә, анда бара алмыйбыз. Кияү белән кәләшкә барысын да аңлаттык. Үзебезнең бәябезне дә әйттек. Шау-шу куптаргач, яшьләргә акчаны кайтарганнар, шөкер. Кичә алдаучы белән телефоннан сөйләштек: “Мин гаепле түгел”, – ди. Әмма дәлилләр бар. Монда эш бит акчада түгел. Ярый әле кияү белән кәләш безнең белән хәбәргә чыкты. Ә шалтыратмаган булсалар, безне көтәрләр иде. Монда инде без алдаучылар булып калыр идек. Репутациябезгә зыян килер иде. Тагын бер игътибарлы булырга өндим. Безне үзегезнең мәҗлесегезгә чакырасыгыз килсә,  социаль челтәрләрдә куелган номер буенча гына мөрәҗәгать итегез, зинһар, – дип белдерде «Шәһри Казан» газетасына Гөлназ Шарипҗанова.

Җырчы социаль челтәрдә бу хәл турында сөйләгәч, башка алданучылар да табылган: “Ул бөтен Арчаны алдады. Ничек аңа әле дә ышаналар”, “Минем җизнигә 2 ел мебель өчен акча кайтармый”, – дип язган язылучылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading