Гражданнарның кайсы категорияләренә кыска эш көне тиеш?
Дәүләт Думасында гражданнарның кайсы категорияләренә кыскартылган эш көне тиешлеге турында искәрттеләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасында гражданнарның кайсы категорияләренә кыскартылган эш көне тиешлеге турында искәрттеләр.
18 яшькә кадәрге гражданнар, I һәм II төркем инвалидлыклары булган россиялеләр, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар кыскартылган эш көненә хокуклы. Бу хакта Думаның хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр, шулай ук инвалидлар атнага 35 сәгатьтән дә артык, ә авыл җирендәге хатын – кызлар 36 сәгатьтән дә артык эшләмәскә тиеш.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, хезмәт шартлары зарарлы (III һәм IV дәрәҗә) яки куркыныч дип саналган хезмәткәрләр дә кыскартылган көнгә исәп тота ала. Алар атнага 36 сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш.
Шулай ук Хезмәт кодексы кыскартылган көн буенча педагогларга, медикларга һәм башка категорияләргә эшләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә РИА Новости.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар