Әлеге җинаятьтә шикләнеп мәрхүмнең сөйгән кызын тоткарлыйлар. Ул чыннан да сөйгәненең мәетен табуттан алуын сөйләп бирә. Кыз шулай итеп егетенең соңгы амәнәтен үтәвен әйтә. Ир-ат үләр алдыннан үзенең мәетен кремацияләүне теләвен сөйли. Тик әти-әнисе моңа каршы була. Алар улларын кабергә җирли.
Төнлә белән кыз зиратка килә, сөйгәненең каберен ача һәм табуттан мәетне ала. Ул мәетне машинага салып, шәһәрнең икенче башына алып китә. Биредә кыз учак яга һәм сөйгәненең мәетен яндыра, аннары көлен елга өстендә тарата.
Воронежда яшәүче хатынга карата «үлгән кеше мәетен һәм каберен мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Соңрак ачыкланганча, тол калган хатын иренең мәетен кабердән казып алу өчен сөяркәсен җәлеп иткән. Хәзер бу хатынны ике айга тоткарладылар. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.
Хатынның бу сөяркәсе ире исән чакта ук булган. Сөяркә мәетне дүрт сәгать казыган, аннары сөйгәненең үтенече буенча, мәетне алып, яндырырга булышкан. Аны да тоткарлаганнар.
Комментарийлар