Арча районының Сарай Чокырча авылында яшәп ятучы Сәрия апа Усманова сугышта үлгән газиз баласын сагынып сөйләгән шигыре белән интернет челтәрендә тиз таралды.
Сагыш тулы иде аның күзләрендә, сүзләре генә түгел, йөрәге дә зарлы, бәгыре дә әле яралы...
“Үзең каты итеп бәрдердең...”
– Улым сугышта булмады, әмма язмыш барыбер йөрәгемә гомерлек яра уяр җай тапты – Таһир улымның үлеме фаҗигале булып чыкты. 6 яшь кенә иде аңа. Апасы Зөһрә белән аралары унбер генә ай. Балалар бакчасы бездән аскы урамда гына, 10 март көнне апасы белән икәүләп арткы бакчадан гына төшеп чаптылар. Юл гына чыгасы югыйсә... Мин гомерем буе күмәк хуҗалыкта баш хисапчы булып эшләдем, башта үзебездә, аннары Наласа, Кырлай хуҗалыкларында, бер сүз белән әйткәндә коммунист – кая куйсалар да карышмадым. Мин урамнан әйләнеп төшеп җиткәнче улымны машина бәрдергән иде инде. Күрше колхозның бензовозы. Иртәнге сәгать сигездә. Ике сәгатьтән баламның гомере өзелде дә. Кызым юлны чыгып өлгергән, ә менә Таһир юк... – ди Сәрия апа.
Гомеренең иң ачы көне бу. Әрнүе соңгы көненәчә барачак кайгы. Бу хәлне теге чакта йомарга тырышалар, эшне тиз арада ябалар. Дөреслек эзләп, өч мәртәбә судка бирә Сәрия апа. Соңгы мәхкәмә карары да аның файдасына булмый – бала машина астына үзе сикергән дигән карар игълан ителә.
– Яклар кешеләре булганга, ник суд юлында йөрисең дип, өемә кадәр килеп җикеренделәр. 60 яшьлек ир иде ул, бензовоз машинасының колхозда иң кирәк чагы. Сарыкны бәрдереп китсәләр дә хөкеме була... Өченче судта Зөһрә кызым: “Энем сикермәде, син бит аны үзең каты итеп бәрдердең”, – дип ачыргаланып кычкырды. Ел ярым шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр, – ди әңгәмәдәшем.
Нибары 10 минут вакыт күрештерми аларны. Әнисе килеп җитсә ни күрсен – Таһиры балалар бакчасы капка төбендә ята, өзек-өзек кенә ыңгыраша.
– Күз салуга шикләндем, Таһир кан сиеп җибәргән иде. “Ашыгыч ярдәм” дә килмәгән. Бензовоз шоферына тезләнепләр ялындым, зинһар илт, мәйтәм, безне хастаханәгә, әле бит киреләнә... Иманына килде бу, алып китте. Таһирны яткырып кына барырга кирәк булган, ә мин кызулыгым белән кочаклап утырдым. Юлда күзненең карасы өскә менеп китә моның, ә мин уятам, поездлар күрсәтәм. Ничек кирәк шулай, барып җиттек. Әле тиз генә операциягә салалармы, кан алалар, карыйлар. “Әни, авырттырмасыннар инде...” – диде кулымнан алып кереп киткәндә, ярты сәгатьтән үлгән дип чыгып та әйттеләр. Шуннан үземне белештермим. Милицияләр килгән, аларны да селкеп кенә салганмын. Гәүдәсен ярмыйча бирмибез, дигәннәр. Кулларыма күтәреп моргка алып барганмын, эшләрен бетергәч, одеалга төреп, баламны өйгә үзем күтәреп кайттым. Бер тәүлек өйдә тоткач, тагын бер төн күммичә торыйк, күреп туймадым бит әле, дидем. Рөхсәт итмәделәр, – ди Сәрия ханым.
Алайса ди дә, мин баламны туган авылым – Шушмага җирлим, дип юлга кузгала. Туган йортында исә газиз баласын тагын бер кич “йоклата”. Шул кичтән соң да улы белән аерылышмый әле. 15 ел гел янымда йөрде, ди.
– Янымнан җибәрә алмадым. Күземә күренеп йөрде. Я күбәләк булып иңемә килеп куна, я барганда беләгемә бәрелеп китә. “Кырыйгарак кит инде улым”, – дип әйтә идем. Зөһрә белән ул елларны икебезгә бау бәйләшеп йокладык. Төннәрен торып, белештермичә, өйдән чыгып китә башлады... Эшне дә ташлап булмый, ялгыз хатын тормышның төбеннән җигелеп тарта инде. 1993 елны улым, 1995 елда ирем дә үлде, – ди ул.
Урман аша ат җигеп эшенә барганда, юлына кабан дуңгызлары килеп чыкканга, Ак Чишмә авылыннан бирегә – Сарай Чокырчага килеп төпләнүенә дә үкенә Сәрия ханым, бик үкенә...
“Улым үлгәч, хәбәр бирдем”
Сәрия ханым ире Рифат белән Волгоград шәһәрендә яшиләр. Танышулары да кызык кына.
– Фермада лаборант булып эшләгәндә Носы авылы кызы Мәдинә белән Волгоградка җибәрделәр, әйбәт эшләгәнгә путевка эләкте. Әйдә мәйтәм, пароходка төшеп, әйләнеп менәбез, ник кунакханәдә генә ятабыз. Пароходка кергәндә сөртендем. Татарча сүгенеп куйганмын. Татарлармыни сез, ди, безгә капитан. Ие, дибез. Электән күп сөйләшәм, сүз иярә сүз чыгып, ул адресын әйтте дә, безне әнисе янына кунакка җибәрде. Бардык! Мәдинә тыйнак, ә мин Сания кайнанам белән төне буе сөйләшеп чыктым. Бер белмәгән кешегә кунакка бар әле син, яшьлек! Кайтып киттек. Ике ел үткәч, “Каршы алыгыз, Усмановлар кайта”, дигән телеграмма алдык. Әни бик усал иде безнең, төне буе игәүләде. Нишләп йөргәнмен, имеш, гаебем өчен эзлиләр. Кайтып төштеләр. Кулымны сорыйлар! Әнинең ризалыгын да көтмичә, китәм дидем, мулланы үзем менеп алып төштем. Туйган идем. Никах укыттык. Рифат – икенче ирем. Беренчесеннән аерылып кайтып, авылда 7 ел яшәдем. Улымны алып калдылар, башта үзең барып урнаш, ияләш әле, диделәр. Бераздан Азат улымны да кайтып алдым, аның өчен үлеп тордылар. Рифат белән бик әйбәт яшәдек без. Әни өчен дип үз кулларым белән тормышымны җимергән кеше мин. Бер эш килеп чыкса гел чакырта иде. Моннан җиләк-җимеш төянеп кайтам, авылда сатам, хәл киткәнче әни эшен эшлим дә, алып китәргә борчак я себерке җыям. Анысын тегендә сатам. Ике арада гел акча эшләдем, ут идем. Әнинең үгетенә күнелде шул, ирем эштә чакта әйберләремне җыеп, җиһазларны контейнерга төяттем дә кайтып киттем. Минем ул җиһазлар әнинең сараенда череп бетте... Бик үкендем соңыннан. Яшьрәк чагым булса Волгоградка кабат чыгып китәр идем, инде вакыт узган... – ди әңгәмәдәшем.
Тормышның сынаулары. Яңа җиргә казык кага ул. Ак Чишмәдән йорт сатып ала, ирен чакырта. Кайта Рифат. Әмма...
– Ләкин Рифат кире китте, дөресрәге кайнанам аңа кайтырга ризалыгын да бирмәгән иде, чакырды күрәсең. Авыр монда, диде. Улым үлгәч хәбәр бирдем, кайнанам аны калыр дигәндерме, кайтармады. Волгоградта Рифат яшәгән йортны террористлар шартлатты, мөртәтләр кулыннан киткәнен белмәдем, бүтән бер дә кайтмыйсыңмыни, дип хатлар яздым. Хисапчы булып эшләгәндә, Волгоградка путевка бирделәр. Туры аларга бардым. Кайнанам белән 25 елдан соң беренче күрешү! – ди сөйли Сәрия апа. – Ризалыгын алып, бик озак сөйләшеп утырдык, елаштык. Син түгел, мин синең каршыңда гаепле диде ул миңа. Оныгым үлгәч тә Рифатның кайтуына каршы төштем, Рифат үлгәч тә сиңа хәбәр бирмәдем, кичер, диде. Кичердем.
“Өч көннән үлә, диделәр”
– 2006 елда Зөһрәм юл һәлакәтенә очрады. Әйләнгәннәр. Машина яраксыз, ә кызым бөтенләй кешелектән чыккан, бер сүз белән әйткәндә иттарткычтан чыгарылган бер түмгәккә охшап калган... Оча сөякләрен тимергә тоташтырып, кем әйтмешли, 14ле ачкычлар белән борып, укол кадарлык та исән җире калмаган баланы табиблар яңадан кеше кыяфәтенә җыйдылар. Минем “восьмерка” машинам бар иде. Күрше кызы белән әйдә печәнгә барып кайтабыз дип, кортланып чыгып киткәннәр. Күрәчәк. Зөһрә правага укыган, әмма таныклыгын әле кулына алмаган иде. Минем Казанга киткән көн, кайтсам, кызым үлем түшәгендә... Өч көннән үлә, диделәр. Арчаның элеккеге табиблары бик белемле иде, кызымның ян-ягына мендәрләр куеп кына төзәтеп торам, болай булмый, моны Казанга алып китәргә, дигәч, сөенүләрем! Өмет бар икән мәйтәм. Үзләре сөйләшсәләр дә, вертолет чакыртмадылар. Зөһрәне селкетергә дә ярамаган. Машина тәгәрмәчләре сикертмәгә эләккән саен: “Әни...” – дип ыңгырашуы бүген дә күз алдымда. Әллә ничә мәртәбә операция ясадылар. 6 ай буе янында булдым, бер генә көнгә дә кеше кулына калдырмадым. Аннары өйгә алып кайтып карадым. 3 ел эчендә аякка бастырдым мин баламны, шөкер. Кияүгә чыкты, 3 баласы бар! Олы кызы – 9, икенчесе 6 нчы сыйныфны тәмамлады, төпчегенә әле өч яшь тулмаган, – ди Сәрия апа.
Ләкин сынау дигәне Зөһрәне тынычлыкта калдырмый әле, 10 елдан соң, ягъни 2016 елда ул кабаттан юл һәлакәтенә тарый. 6 октябрь көнне Шушмабаш авылыннан кайтканда янә юл читенә тәгәри.
– Аяклары артка әйләнеп чыккан иде, төпчеген шуннан соң тернәкләнгәч тапты. Беренчесеннән исән калдың, хәзер дә үләргә тиеш түгел, бар көчеңне җый, савыгырга тырыш, күңелеңне төзек тот, дия идем. Минем күргәннәрем... Башта кимсенә иде, егетләр белән дә йөрмәде. Раил кияү ничек бар шулай яратты үзен, матур яшәсеннәр. 23 яшендә кызымны аның кулына тапшырдым. Дөрес, башта каршы идем, туй күлмәге кигәч тә каршысына басып әйттем, уйла, дидем. Мин күрәсен кеше күрмәс, диде. Төрле көннәре була, икенче авариядән соң аерылышып та тордылар, кабат кушылдылар. Тормышларына кысылмыйм. Әнинең минем тормышыма кысылганы да бик җиткән. Мин чыгарга теләгән егеткә ул каршы булды. Тугызау үстек. Мин өченчесе идем, янында гел эшләргә кеше кирәккә дә, тезгене кыска иде әнинең. Сүзеннән чыкмый гомер иттек, Аллаһы шаһит, – ди Сәрия ханым.
“Аягын өздергән...”
Сәрия ханым беренче иренә 20 яшендә кияүгә чыга. Бертуган апасы янына Уфага хисапчылыкка укырга бара ул. Диплом алгач, апасы аны ревизор итеп эшкә урнаштыра да, күрше авыл кибетенә ревизия ясарга җибәрә.
– Апа сельпода баш хисапчы, мировой хатын иде, абруйлы. Ташкенттан кайткан Ринат исемле егет урлады шунда. Апага да барып әйтмәгәннәр, ул да эзләмәгән, өч көн буе өеннән чыгармыйча тотты. Яманатым чыгар дип курыктым, ир хатыны булып, Ташкентка ияреп киттем. Әйбәт кенә яши башладык кебек тә, тиз бозылды шул... Йөкле чагында миңа кадәр торган хатыны барын белдем, әллә ул да котырттымы, салырга кереште. Кулы белән дә уйный иде. Берсендә эт итеп кыйнады да, тимер юл рельслары өстенә илтеп атты. Үлсен дип, поезд астына салды. Аркылыга түгел, бәхетемә буйга барып төшкәнмен. Ыжгырып поезд килгәнен ишетәм, ачыргаланып кычкырта бу, рельслар биегрәк иде күрәсең, гомерем бетмәгәч, өстемнән узып киткән, тимәгән... Якында гына мамык басуы, бер әби белән бабай эштән кайтып киләләр икән, мине күреп башта хастаханәгә алып барганнар, аннары өйләренә алып кайтканнар. Аңга килгәч, барысын да сөйләп бирдем. Айдан артык аларда яшәдем. Тернәкләнгәч, бабай документларымны барып алды да, билет юнәтеп, мине Казанга утыртып җибәрде. Баламны авылда таптым. Азат тугач, әни Ринатка хәбәр салды. Кайтып бер күреп китте, шуннан соң хәбәре булмады. Улым әтисен эзләтеп тә карады. Бертуган апасы белән хәбәрләшкәләп торабыз, аягын өздерде, пансионатта яши ул ди, башкасын сорашсам да әйтми... Азат улымның тормышы җитеш, хатыны белән 5 бала үстерделәр, матур яшиләр. Зөһрәм белән икесе төп терәгем, ике канатым булып яшиләр. Бәхетләре генә гомерлек булсын, – ди Сәрия апа.

.jpeg)
.jpeg)
.jpeg)
Комментарийлар