Һәр 5 ел саен эш урынын алыштыру модада түгел.
Хәзер эш бирүчеләр хезмәткәрләрне үз урынында саклап калырга тырыша.
Әле күптән түгел генә персонал яллау өлкәсендә белгечләр һәм карьера консультантлары эш урынын 5 елга бер, күп дигәндә 7 елга бер тапкыр алыштырырга киңәш бирә иде. Сүз, барыннан да элек, бизнес өлкәсе турында барды. Белгечләр фикеренчә, әгәр кеше бер урында һәм бер үк вазифада озак утыра икән, аңардан мәгънә юк, дип санала.
Шул ук вакытта, карьера консультанты Галина Бобкова билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта хезмәт базарында яңа мода барлыкка килгән. Һәм күп очракта ул кадрлар кытлыгы белән бәйле. Эш бирүчеләр бер урында озак вакыт эшләү карьера үсеше өчен уңай дигән фикерне кертергә тырыша. Әмма, экспертлар башкача фикерели, эш бирүченең үгетләвенә дә карамастан, яшьләр 10 ел бер урында утырмаячак.
Төрле һөнәр ияләре арасында шәфкать туташлары, эшчеләр һәм укытучылар күп еллар дәвамында бер урында эшли. Ә менә пиарщиклар, интерфейс дизайнерлары һәм бизнес-аналитиклар бер урында тик кенә утыра алмый, һәрдаим эш урыннарын алыштырып кына тора.
Ә сез күпме эш урыны алмаштырдыгыз?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар