Казанда Сара Садыйкова хөрмәтенә мемориаль такта пәйда булды
Казанда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисткасы Сара Садыйкова хөрмәтенә мемориаль такта пәйда булды. Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7а номерлы йортның фасадына урнаштырылды, анда күренекле татар актрисасы, җырчы, композитор яшәгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисткасы Сара Садыйкова хөрмәтенә мемориаль такта пәйда булды. Истәлек тактасы Кәрим Тинчурин урамындагы 7а номерлы йортның фасадына урнаштырылды, анда күренекле татар актрисасы, җырчы, композитор яшәгән.
Мемориаль такта урнаштыру инициаторлары булып җирле халык торган. Истәлек тактасы ике дәүләт телендә язылган: «Бу йортта 1963-1977 елларда күренекле актриса, җырчы, композитор Сара Садыйкова яшәгән», – дип хәбәр итә «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте.
Кичә узган тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, «Иске шәһәр» префектурасы вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре һәм шәһәр халкы катнашты. Мемориаль тактаны ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар арасында Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская да бар иде. Ачылышта күренекле татар композиторы әсәрләре яңгырады.
Сара Садыйкова 1906 елның 1-нче ноябрендә Казанда туган. 1930-1934 елларда Татар дәүләт академия театры труппасында эшләгән, ә 1938-1948 елларда Татар дәүләт опера һәм балет театры солисткасы булган. Үзенең озын иҗади тормышында ул 400-гә якын җыр, ике эре музыкаль-сәхнә әсәре иҗат иткән, шулай ук 18 спектакльгә музыка язган. Сара Садыйкова 1986 елның 7-нче июнендә вафат булган, Казанның Татар зиратында җирләнгән, дип яза Казан мэриясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
Комментарийлар