2025 елда дөнья рекордлы температураларга әзерләнә.
2024 елдагы климат катаклизмнары нормага әверелергә мөмкин, ә киләсе ел кешелек тарихында иң эссе ел булырга мөмкин. Бу хакта БМО Генераль сәркатибе Антониу Гутерреш Бакуда климат үзгәрү буенча БМО конференциясенең 29 нчы сессиясендә белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Гутерреш сүзләренчә, 2024 ел күп кенә климат аномалияләре: рекордлы температуралардан алып давылларга, янгыннарга һәм корылык белән билгеләп үтелде.
Хәзерге вакытта БМО экстремаль эсселеккә каршы көрәш буенча комплекслы чаралар эшли, дип ассызыклады Гутерреш. Ул ассызыклаганча, дөнья илләренең яртысына якыны әлегә кадәр иртә хәбәр итүнең нәтиҗәле системалары юк.
БМО Генераль сәркатибе рекордлы эсселекнең яңа дулкыны җиткәнче бу юнәлештәге эшләрне кичекмәстән активлаштырырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар