16+

Кыш нинди булачак?

Россиядә киләсе кыш шактый җылы булачак, әмма температураның экстремаль сикереше күзәтеләчәк.

Кыш нинди булачак?

Россиядә киләсе кыш шактый җылы булачак, әмма температураның экстремаль сикереше күзәтеләчәк.

Бу хакта, ТАСС язганча, Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән. "Температура фоны, нигездә, нормадан югарырак булачак. Әмма экстремаль күрсәткечләр күзәтеләчәк", – диде ул. Монда сүз Мәскәү турында гына түгел, шулай ук илнең Европа һәм Азия өлешләре турында бара. 

Элегрәк "Российская газета" язганча, Европа территориясенең күп өлешендә ноябрь аенда температура климат нормасы чикләрендә булачак. Ленинград, Новгород һәм Псков өлкәләрендә традицион күрсәткечләрдән бераз югарырак булачак. Фаразларга караганда, Идел буенда һәм Комида барыннан да салкынрак булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading