16+

Өметле композиторга багышланган кичә узды

Казанда язучы Василий Аксенов музеенда төрле әдәби кичәләр, концертлар уза. Шундыйларның берсе композитор Рушания Ниҗәметдиновага багышланган иде.

Казанда язучы Василий Аксенов музеенда төрле әдәби кичәләр, концертлар уза. Шундыйларның берсе композитор Рушания Ниҗәметдиновага багышланган иде.

Яшь композитор Рушания Ниҗәметдинова Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Аның әсәрләре Казан, Санкт-Петербург, Германия, Бөекбритания, Испания һәм Мәскәүдә халыкара фестивальләрдә яңгырый. Бүгенге көндә ул электроакустик һәм акусматик музыка белән шөгыльләнә, музыка мәктәбендә укыта. Кичәдә дә аның әсәрләрен халыкара конкурслар лауреатлары, Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары башкарды. Шагыйрь, журналист Айрат Бик-Булатов үзенең шигырьләрен укыды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading