Казан Дубай арасындагы 4 сәгатьлек һава юлы инде 7 сәгатькә озынайды, мәгәр туристлар кайчан кайтып бетәрләр соң?
Гүзәл Рәүф кызы Хәкимованы Арча ягында белмәгән кеше сирәк. Әтисеннән калган кәсепне дәвам итеп, күзлекләр ясый ул. Үзенең остаханәсе бар, ватылган күзлекләрне дә рәтли, якыннан укырга кирәкме, ерактан күрмисеңме – ярты сәгать эчендә сине “күзле” дә итә. Якын Көнчыгыш илләрендә килеп туган вазгыять аның да ялдан кайту юлын бүлгән. 28 февраль көнне туган илгә очарга тиеш булсалар да, кызганыч, алар әлегәчә Дубай “тоткынлыгында”.
– Ни өчен февраль аенда ялга очтык дисезме? Күптәннән күңелемдә йөрткән хыялым – балаларым белән бергә ял итеп кайтасым килә иде. Ике балам да үсеп, буй җиткезде, миннән еракта – чит шәһәрләрдә яшиләр, сирәк күрешелә, сагынам да. Кызым болай да чит илләргә еш йөри, анда берникадәр яшәп тә кайта, ә улым узган ел университет тәмамлап, Мәскәүдә төпләнде, үз белгечлеге буенча эшли. Улым ялга чыккач, әни, беренче ялымны сезнең белән үткәрәсем килә, диюен кызым да хуплады гына. Кайда да эшли ала, интернет кына булсын аңа. Чит илләрдә су юлы буйлап теплоходта сәяхәт итәсе килә иде, шуңа круиз лайнеры белән ял итүне сайладык. Безгә иптәш кызым да кушылды – дүртәү 18 февраль көнне Казаннан кич белән Дубайга 4 сәгать очтык. Башта өч көн Дубайда ял иттек, теплоходка утырып, Якын Көнчыгыш илләрен гизәргә кузгалдык. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Оман илләрен күреп, 28 февраль көнне корабль Дубайның диңгез портына кайтып басты. Ял бик ошады, искиткеч җирләрне күреп сокландык, шәп ял иттек анысы, хис-кичерешләрне әйтеп бетергесез. Корабльдән төшеп, таможня кичүләрен чыккач, машина безне аэропортка китерде. 40 минут вакыт үттеме икән, хәбәр яңгырый – бөтенебезгә дә аэропорттан чыгарга кушалар. Бөтен халык курыкты, кемгә шалтыратырга, кайдан ярдәм сорарга белмиләр. Безнең авиакомпания бер хәбәр дә җиткермәде, берәр вәкаләтле вәкиле чыгып та аңлатмады, рәхмәт, туроператорлар ташламады, безнең белән һәрдаим элемтәдә тордылар. Ярар безнең хәбәр салыр җиребез – туроператорыбыз бар, анда бит әле бик күпләр үзләре билет алып, мөстәкыйль рәвештә ялга очканнар, менә алар ярык тагарак янында басып калган шикелле тоелдылар. Очып китә алмыйсыбызны аңлагач, төн кунар җир эзләргә керештек. Аэропорттан 2-3 чакрым ераклыктагы бер кунакханәгә тукталдык.
– Туристлар урамнарда, парковкаларда йоклыйлар икән дигән хәбәрләр дә кайтып иреште...
– Алар самолетка үзләре билет сатып алып килгән кешеләр. Берәр хәбәр ишетмәбезме дип, аэропорт тирәсеннән китәргә кушылса да, чарасыздан шунда басып калдылар. Ярый әле безгә бөтен яңалыкларны, нишләргә икәнлекне туроператорыбыз аңлатып, хәлләрне дә белешеп торды, билетларыбызны да 5 мартка броньлап куйды. Ә бит менә аларны кайчан һәм кем килеп алыр икән? Әле дә илне тыныч дип әйтеп булмый, дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә генә дә телефоннарыбызга өч мәртәбә кисәтү килде. Телефоннар сүндереп куелса да, сирена тавышы уйнап җибәрә, гарәп телендә нишләргә, кая барырга, нинди саклык чаралары күрергә кирәклеген сөйләргә керешәләр. Хәзер әзрәк тынычландык инде, беренче төндә бигрәк курыккан идек.
– Шартлаулар ишеттегезме?
– Ишетмәгән кая, бездән ерак түгел генә бик каты шартлады, аэропортның бер терминалына эләккән диделәр, төтене тынны буып алырлык иде. Таңгы якта изрәп йоклап киткәнбез, физик, мораль яктан да бик арыган идек, хәтта сирена кисәтүләренә дә исебез китмәде, качар урын да эзләп тә йөрмәдек. Аннары 28 февраль төнендә күктәге дроннарны юк иттеләр, бер лайнерда ял итүче туристлар үзләре үк урамга чыгып төшергәннәр, видеоларын да җибәргәннәр иде.
– Кунакханә өчен үз кесәгездән түләдегезме?
– Монда безне җирле хакимият бөтенләй кайгырта дип әйтеп булмый, кемгә дә кирәк түгел без. Җирле бизнесменнар, киресенчә, форсаттан файдаланып калырга тели – бәяләрне күтәрәләр. Кунакханәдә бер бүлмәне беренче тәүлектә 100 долларга, безнең акчалар белән 8 100 сум түләп алдык, икенче көнне үк 1 200 сумга арттырдылар – 9 300 сумга төште. Аннан соңгы 3 көн өчен 10 ар мең сум түләдек. Кунакханәнең үз рестораны бар, ләкин анда да ашау көн туган саен кыйммәтләнә. Безнең бүлмәдә кечкенә генә кухня бар, үзебез пешерәбез, кибеттән 6 мең сумга продукталар алып кайттык. Туроператор безгә кунакханәгә, ашау-эчүгә тотылган акчаларның чегын җыеп барырга куша, ахырдан компенсация түләүләренә гариза язып карарбыз дип ышандыралар. Хәер, безнең өчен монысы мөһим түгел хәзер, Татарстаныбызга гына исән-сау кайтып җитик.
– Авыр хәлдә калган Россия туристларына гарәп халкы ниндирәк мөнәсәбәттә?
– Гарәпләрнең дә төрлесе бар. Беришләре акча эшләп калырга тырыша, кайберләре үз өйләренә кертеп, бушка яшәтә. Хәтта кайбер ресторан хуҗалары безнең туристларны үз хисабына ашата. Ә без үзебез пешергәч, андый хөрмәттән читтәрәк калдык.
– Ярый әле кулыгызда ялда тотылып бетмәгән акчагыз калган...
– Үзебез дә шулай дибез. Бик борчылгач, саулык та какшады, ризыктан тыш дарулар да алырга туры килде, ышанасызмы, бер тиенсез калып, кайтып барабыз. Исәнлек кирәк, кайткач, эшләрбез иншәАллаһ. Ә кайбер туристларның хәлләре бик авыр. Бүген иртән ресепшнда берсе елап басып тора, Санкт-Петербургтан икән. Шушы көнгәчә аэропортка ябышып яткан, инде төнлә елый-елый шушында килеп җиттем, беркем ярдәм итми, елаганымны күргәч кенә, бу кунакханәнең хуҗасы кызганып куйды, шундый авыр хәлдә калдым дип аңлатырга тырышып карыйм, берәүнең дә исе китми, ди. Аның кулында бер тиен акчасы калмаган. Картамда да акчам юк, ди. Россиядәге бер туроператор белән элемтәгә кереп, тегесе аның өчен акча түләргә ризалашкан, кайткач, исәпләшербез, дигән.
– Консуллык ярдәм күрсәтәме?
– Без анда 28 февраль көнне үк теркәлдек, чөнки Россия җитәкчелеге чит илдәге туристлар санын исәпли. Авырып киткән һәм гомеребезгә ниндидер зыян килгән чакларда шалтыратырсыз дип телефоннарын да бирделәр. Без аларны борчымадык. Аллаһы боерса, 5 март көнне күккә күтәрелә алсак иде... Кайтканда Төркия аша кайтачакбыз, самолетыбыз Анталиягә төшеп ягулык салачак. 7 сәгать тирәсе очарга туры киләчәк, диделәр. Исән-сау гына кайтып җитик!

Комментарийлар