16+

“Наше время – Безнең заман” фестиваленең беренче зона этабында җиңүчеләр билгеләнде

Чаллыда “Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабы тәмамланды.

Чаллыда “Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең беренче зона этабы тәмамланды.

Казанда фестивальнең суперфиналына чыккан җиңүчеләр билгеләнде.

Автоградта узган 11-нче фестивальнең беренче зона бәйгесе 200-дән артык катнашучыны җыйды. Алар үз талантларын «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә күрсәтә алды. Гомумкоманда хисабында катнашкан 6 команда Суперфиналга чыкты, алар 500 мең сум күләмендә гран-при өчен көрәшә алачак. Бу исемлеккә «КАМАЗ» ААҖ (Яр Чаллы), “KAMA TYRES” предприятиесе (Түбән Кама), «Аммоний» АҖ (Менделеевск), Түбән Кама районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге һәм СИБУР-«Нижнекамскнефтехим» (Түбән Кама) предприятиеләренең үзешчән коллективлары һәм артистлары керде. Суперфиналда командалар «Безнең предприятие – илебез горурлыгы» дигән визитка-презентация әзерләячәк.

Чаллы этабындагы гала-концертта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин, республика Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм башка рәсми затлар мөрәҗәгать итте.

“Фестивальдә катнашучылар – беренче булырга омтылган бик талантлы яшьләр”, - дип ассызыклады Рамил Хәлимов һәм үз хезмәткәрләренең иҗади үсеше өчен шартлар тудырганга предприятиеләр, профсоюз оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен белдерде. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары «Наше время – Безнең заман» генераль продюсеры Дмитрий Тумановның фестиваль хәрәкәтен үстерү буенча тырышлыкларын аерым билгеләп үтте.

Үз чиратында Иван Колчин: “Фестивальнең инде 11 ел үз эшчәнлеген дәвам итүе сөендерә. Һәр ел саен без хезмәт кешесенең рухи матурлыгы һәм иҗади сәләте ачылуын күзәтәбез. География һәм катнашучылар саны да арта”, - дип билгеләп үтте.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Татарстанны көчле кадрлар өстенлеге һәм алга киткән сәнәгате булган динамик үсештәге төбәк дип атады. “Республика бүгенге буын төзегән киләчәккә ышаныч белән карый. Фестивальдә катнашучылар – бу яңа буынның өлеше”, - дип белдерде ул.

Марат Гафаров ассызыклаганча, “Наше время – Безнең заман” – үз ишендәге бердәнбер фестиваль. “Заводлардан, предприятиеләрдән, оешмалардан килгән гади яшьләр безгә чын бәйрәм бүләк итә”, - диде ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары.

Чыгышлардан соң коллектив әгъзалары үз хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Барысы да бик яхшы узды. Команда уңышсызлыкка юлыкмады. Һәр нәрсә дә без уйлаганча килеп чыкты”, - дип белдерде “КАМАЗ”дан Ирина Никитина. Ә СИБУР-«Нижнекамскнефтехим» командасында катнашучы Наил Мөбарәкшин белдергәнчә, хисләр чын мәгънәсендә ташып тора. “Үзебез алдында гына түгел, команда алдында да җаваплылык тотабыз. Шуңа күрә үз сәләтеңне 100% түгел, ә 200% күрсәтергә кирәк”, – дип ышандырды ул.

“KAMA TYRES” предприятиесе хезмәткәре Альбина Баһаветдинова фестиваль атмосферасын искиткеч уңай итеп бәяләде. “Безнең бердәм, дус командабыз югары дәрәҗәдә чыгыш ясады”, - дип ассызыклады ул. Альбина үзе предприятиедә физик-механик сынаулар буенча лаборант булып эшли, ә фестивальне сәхнәдә үзенең башка талантларын да ачу мөмкинлеге буларак кабул итә. “Лабораториядә эшләү миңа бик ошый, ул миңа туры килә. “Наше время – Безнең заман” фестивале мине алга таба эшләргә этәрә. Фестивальнең һәр сезонын без Яңа ел кебек көтәбез”, - диде ул.

Фестивальнең алып баручысы һәм шул ук вакытта жюри әгъзаларының берсе, куючы режиссер Дмитрий Платонов бу зона этабының «Дан минуты» номинациясеннән калган тәэсирләре белән уртаклашты. “Хис-кичерешләр иң уңай. Бу гел көтелмәгән, ләкин һәрвакыт бик үзенчәлекле күренеш. “Дан минуты” –фестивальнең йөзек кашы”, - ди ул.

Фестивальнең зона этапларының үзгәрешсез өлеше булып белем бирү программасы тора, ул жюри әгъзалары арасындагы федераль һәм республика дәрәҗәсендәге әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-классларны үз эченә ала. Зона этабының беренче көнендә Чаллыда үз осталыклары белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах уртаклашты. Икенче көнне «Эстрада номеры режиссурасы нигезләре» мастер-классы белән катнашучылар алдында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сәхнә практикалары үзәге» мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итү төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Владимир Аносов (Мәскәү) чыгыш ясады. “Наше время – Безнең заман” профессионаллар конкурсы түгел дип ассызыклый ул. “Фестивальнең төп бурычы – мәдәниятне саклау, аның алдында бик җитди бурычлар тора, бигрәк тә хәзер, шундый авыр вакытта, - дип билгеләп үтте ул. - Моннан тыш, фестиваль матурлык һәм мәхәббәт темаларын чагылдыра. Бу турыда күбрәк, ешрак һәм тирәнрәк сөйләргә кирәк. Кешедә матурлык кына кешене саклый”.

Быелгы фестивальнең бүләк фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, «Безнең заман герое» махсус призы иясе 350 мең сум алачак. Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк.

Киләсе зона этабы Әлмәттә 13-14 октябрьдә узачак. Ә йомгаклау этабы Казанда 20-21 октябрьдә була. Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре 17-18 ноябрьгә планлаштырылган фестивальнең суперфиналында катнашачак һәм Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында үзләрен күрсәтәчәк. Төп җиңүчеләрне 20 ноябрьдә Казанның «Пирамида»сында игълан итәләр.

2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наше время – Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading