Акча дәүләт хисабына китәчәк.
Түбән Камада яшәүче хатын-кыз суд каршына басачак. Административ хокук бозу турындагы эш материаллары буенча, вакыйга йорт подъездында булган. Бәхәс вакытында хатын оныгының йөзенә һәм кулларына берничә тапкыр суккан.
Түбән Камада яшәүче хатын гаепле дип табылган һәм аңа биш мең сум штраф билгеләнгән, дип хәбәр итә Түбән Кама районы буенча 1 нче суд участогы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар