Дәүләт Думасына ел ахырына кадәр пенсионерларга ел саен 13нче пенсия түләү турындагы закон проектын кертәчәкләр, дип хәбәр иткән РИА Новостига Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов (ЛДПР партиясеннән).
"13нче пенсияне ел саен түләү турындагы канун проекты үзенең актуальлеген югалтмый, ә киресенчә, ихтыяҗ арта бара. Беренче тапкыр тәкъдим иткәндә бу документ теләктәшлек тапмады. инде хәзер аны эшләп бетерергә. Экспертлар һәм хезмәттәшләрнең фикерләрен исәпкә алырга һәм аны ел ахырына кадәр кабат кертергә планлаштырам", - дигән Чернышов.
Аның сүзләренчә, канун проекты актуаль, чөнки Россиядә икенче ел рәттән югары инфляция күзәтелә. Депутат билгеләп үткәнчә, гражданнарның хезмәт хаклары үсеше аны өлешчә компенсацияли, әмма пенсионерлар кебек аз якланган катламның керемнәре бәяләр үсеше темпларына өлгерми.
"Төзәтмәләр түләү күләменә кагылачак. Яңа ел алды түләүләрен матди ярдәм буларак карау өчен, ул барысы өчен дә бертөрле булырга тиеш, шул ук вакытта һәр кешенең пенсия күләме кайбер параметрларга бәйле", - дип ассызыклады Дәүләт Думасы вице-спикеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар