16+

Киселгән карбыз сатып алырга ярыймы? Белгечләр ни ди

Киселгән карбыз сатып алу сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин.

Киселгән карбыз сатып алу сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Пирогов университетының Клиник медицина институты доценты Дмитрий Карпенко сөйләгән.

Белгеч аңлатуынча, карбыз кабыгы киселгәннән соң, аның өслегендә булган бактерияләр җиңел генә йомшак өлешенә үтеп керә һәм тиз үрчи башлый. Бигрәк тә җимеш җылы урында сакланса, бу процесс тагын да тизрәк бара.

Карпенко сүзләренчә, мондый карбыз аша эчәк таягы, сальмонелла һәм башка куркыныч бактерияләр йоктыру ихтималы бар.

Әгәр инде киселгән карбыз сатып алырга туры килсә, белгеч аны бары тик тиешле шартларда сакланган очракта гына алырга киңәш итә. Аның суыткычта саклануы, герметик пленкага төрелгән булуы, шулай ук этикеткасында киселгән вакыты һәм яраклылык срогы күрсәтелүе мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading