Ул сугыш чоры баласы, әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 10 яшь була.
Әлмәндәр авылында гомер кичерүче 95 яшьлеген каршылаган Шәрифҗан ага Хөснетдинов олы хөрмәт казанган шәхес.
«Әнинең төп ярдәмчесе булып калдым. Авыр хезмәткә җигелдем. Әни арбаны арттан этсә, алдан мин тарттым. Әнә шулай Шонгатыга кадәр йөк ташыган чаклар күп булды», - дип искә ала ул.
Шәрифҗан абый 32 ел тимерчелектә хезмәт куйган, 16 ел руль артында йөргән, тирмән дә тарткан. Намуслы хезмәте өчен күп кенә медальләргә, Мактау грамоталарына ия булган. Авылны мәчетле итүдә зур тырышлык куйган, зират тирәләрен пөхтәләүгә өлеш керткән. Изге эшне башлап йөреп, игелекле гамәл кылган. Тормыш иптәше Диләфрүз апа белән 71 ел бергә тигез, үрнәк гаилә булып яши алар.
Тиң ярын – гомерлек мәхәббәтен дә туган авылында очрата Шәрифҗан абый. Үзе янында эшләп йөргән батыр, кыю, шул ук вакытта сабыр һәм тыйнак кызны ятларга бирми.
- Яшелчә бакчасында бергә эшләдек. Мөрге белән торф ташыдык. Менә шунда күзем төште. Мөргене тутырабыз да, ат арбасына куеп ташыйбыз. Яшь чак бит, кызларны котырта-котырта, шаярышып эшлибез. Шуннан эләктереп калдым, - ди гаилә башлыгы.
Диләфрүз апа хәзер дә сабырлык үрнәге булып тора. Ул озак еллар балалар бакчасында пешекче булып эшли. Тәмле, уңган куллары белән нәниләрне сыйлый.
Шәрифҗан абый һәм Диләфрүз апа Хөснетдиновлар итәк тутырып балалар үстергәннәр. Эш сөючән гаиләдә 6 бала дөньяга килгән. Матур яшәүнең серен бер-берең белән аңлашып яшәүдә, сабырлыкта күрә.
-Тормыш булгач, авырлыклар да килә, гел яратышып кына да торып булмаска мөмкин, ә хөрмәт, ихтирам булганда гаиләне саклап калырга була. Тигезлек – бик кадерле. Һәркемгә дә тату, парлы гомерләр язсын, - ди Диләфрүз апа.
Хөснетдиновлар гомер көзләрен дә иңне-иңгә куеп, уллары Әгъзам һәм киленнәре Резедә тәрбиясендә үткәрәләр.
- Әти белән әни йортыбызның якты кояшы. Безнең киңәшчеләребез, ярдәмчеләребез. Алар исән чакта без үзебезне һаман да бала кебек хис итәбез. Исән-сау гына булсыннар, - ди уллары Әгъзам.
40 ел элек әлеге гаиләгә килен булып төшкән Резеда апа да өлкәннәр турында җылы итеп сөйли.
- Әлмәндәр авылында туып-үстем. 39 ел элек әлеге эшчән, тырыш гаиләгә килен булып төштем. Әти-әниләр бик әйбәт булдылар, бөтен хезмәттә ярдәм иттеләр. Әти хуҗалык эшендә булса, әни ашарларга пешереп торды. Балаларыбызны үстерештеләр. Аларга рәхмәттән башка сүз юк, - ди ул.
Хөснетдиновлар йортының ишеге ябылып тормый. Читтә яшәүче балалары, оныклары кайтып йөри.
- Әти белән әнине кадер-хөрмәттә яшәткән энекәшебезгә һәм киленебезгә чиксез рәхмәтле без. Туган нигезебезгә кайтып, шатланып китәбез, - ди кызлары Гөлсинә апа Әбубәкирова.
Гомер буе хезмәт белән яшәгән, хәрәкәттә булган, кулыннан эш коралы төшмәгән Шәрифҗан абый бүген дә тик кенә тора алмый. Үзенә кызыклы шөгыль тапкан ул. Матур-матур кәгазьләрдән альбомнар ясый. нинди генә чәчәкләр, бизәкләр, язулар юк аның бай, истәлекле альбомында. Колаклары бик ишетмәсә дә, хәтере шәп, әле үзен-үзе йөртә, ишегалдына чыгып кыбыр-кыбыр эшләп тә йөри. Тырмалап та куя, себеркеләр бәйли, баулар ишә. Җор телле үзе, яшьлегендә отып алган шигырьләрен дә сөйли. Аның күңелендә тулы бер чорның тарихы яши. Диләфрүз апа изге догалар белән, һәр кешегә изге теләктә гомер итә.
Ләйлә Шиһабиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар