Турнирда катнашучыларны Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. «Сездән башка берни эшләп булмый. Сез — мәгълүматны халыкка иң тиз җиткерүчеләр. Килүегез өчен зур рәхмәт. Ярыштан тыш, бер-берегез белән очрашу да — зур әйбер. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!» — диде ул.
«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова дусларча матчның татар журналистлары арасындагы бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгәнен әйтте.
«2019 елда җиңеп, кубок алгач, шатлыгымнан: „Мин сезне Саба җиренә чакырам. Волейбол уйнар өчен яхшы урыныбыз бар“, — дип әйттем. Ярышларны бер ел буе көттем. Пандемия килеп чыкты шул. Аллаһка шөкер, быел җыелдык. Мин бу уеннарны оештырганда, татар радиолары арасындагы бердәмлекне, журналистларның бер-берсен шулкадәр хөрмәт итүен аңладым», — диде Әлфия Мөбәрәкова.
Әлеге ярыш татар телендә сөйләүче радио хезмәткәрләренең очрашуын дустанә спорт бәйрәме дәрәҗәсенә җиткерү максатында оештырыла. Бу традициягә «Болгар» радиосының элеккеге директоры Илнур Фәйзрахманов нигез салган.
Комментарийлар