16+

Россиядә 1 февральдән нинди законнар үз көченә керә?

Дәүләт Думасында 1 февральдә нинди кануннар үз көченә керүен искәрттеләр.

Дәүләт Думасында 1 февральдә нинди кануннар үз көченә керүен искәрттеләр.

Володин: Россиядә ана капиталы һәм башка социаль түләүләр 1 февральдән индексацияләнәчәк.

Россиядә 1 февральдән ана капиталы һәм башка социаль түләүләр индексацияләнә. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин искә төшерде.

"Ана капиталы беренче балага 630,4 мең сум, икенчесенә 833 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 40тан артык төрле пособие һәм компенсация 7,4% ка артачак", — дип билгеләде Володин парламентның түбән палатасы телеграм-каналында.

Дәүләт Думасы Рәисе ассызыклаганча, дәүләтнең өстенлекле юнәлеше - барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча тәэмин итү. Володин ил бюджетында моның өчен кирәкле акча бар дип ышандырды. Шулай ук 1 февральдән микрофинанс оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту, кертемнәр срогы тәмамлану турында бушлай мәгълүмат бирү, ирекле янгын күзәтчелеге, дәүләт серен саклау буенча өстәмә чаралар һәм башкалар турында законнар үз көченә керәчәк, дип искәртте Дәүләт Думасы спикеры.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading