16+

Россиядә стоматолог хезмәтләренә бәяләр артачак

Бәяләр артуның бер сәбәбе-теш материаллары базарында чит ил компанияләренең булмавы.

Бәяләр артуның бер сәбәбе-теш материаллары базарында чит ил компанияләренең булмавы.

Mash telegram каналы мәгълүматларына караганда, 2024 елга Россиядә стоматология хезмәтләренә бәяләр 30% ка артачак дип көтелә. Бу үсешнең төп сәбәпләре булып рубльнең тотрыксыз курсы, РФгә каршы санкцияләр һәм логистика белән проблемалар тора.

Чыганак бәяләр артуның бер сәбәбе-теш материаллары базарында чит ил компанияләренең булмавы дип раслый. Мәсәлән, пломбалар, композитлар һәм башка материаллар биргән 3M компаниясе Россия базарыннан киткән. Россиядә җитештерелгәннәренең исә сыйфаты начар һәм импорт продуктларга бәяләр арткан.

Моннан тыш, Россиядә аллергиядән интеккән һәм йөкле хатын-кыз пациентларга кирәк булган адреналинсыз анестезия калмаган. Хәзерге вакытта бу препаратның Испаниядә һәм Россиядә җитештерелгән вариантлары гына бар, шул ук вакытта аларның бәяләре дә шактый арткан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading