16+

Россиядә тәмәке тартучы балаларның әти-әнисенә штрафлар кертергә тәкъдим итәләр

Россия Хөкүмәте бу канун проектын хуплый, әмма искәрмәләрне исәпкә алырга, аны эшләп бетерү шарты үтәргә кирәк, дигән фикердә.

Россия Хөкүмәте бу канун проектын хуплый, әмма искәрмәләрне исәпкә алырга, аны эшләп бетерү шарты үтәргә кирәк, дигән фикердә.

Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларның тәмәке тартканы өчен аларның әти-әнисенә штрафлар кертүне күздә тоткан канун проектын хуплаган. Бу хакта «Интерфакс» үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты башлыгы Артем Метелев тәкъдим иткән канун проекты мәктәпләрдә вейплар тартуга каршы көрәшкә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында шундый ук канун проекты карала, ул административ хокук бозулар кодексының 14.53 маддәсен бозган өчен штрафларны арттыруны тәкъдим итә.

Россия Хөкүмәте бу канун проектын хуплый, әмма искәрмәләрне исәпкә алып, аны эшләп бетерү шарты үтәргә кирәк дигән фикердә.

Метелев балаларның спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы һәм тәмәке тарту очраклары өчен әти-әниләргә штрафлар салу турында административ хокук бозулар кодексының 14.53 маддәсен кулланырга һәм штраф күләмен 2,5 тапкыр арттырырга тәкъдим итә.

Моннан тыш, канун проектында тиешсез урыннарда, шул исәптән балалар мәйданчыкларында тәмәке,  вейп тәмәке тарту өчен штрафларны арттыру тәкъдим ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading