16+

Татарстанда 2025 елның июленнән газ кыйммәтләнәчәк

2025 елның 1 июленнән Татарстанда бер кубометр табигый газның ваклап сату бәясе (НДСны исәпкә алып) 94 тиенгә артачак һәм 8,41 сум тәшкил итәчәк.

2025 елның 1 июленнән Татарстанда бер кубометр табигый газның ваклап сату бәясе (НДСны исәпкә алып) 94 тиенгә артачак һәм 8,41 сум тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстан тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары проекты коррупциягә каршы тикшерү уза.

Моңарчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указга кул куйган иде, аның нигезендә 2025 елның 1 июленнән республикада торак–коммуналь хуҗалыкка тарифлар 17,5-22,3  процентка артачак.

870 муниципалитетта (алар арасында күпчелек авыл торак пунктлары, шулай ук Әлмәт, Арча, Буа, Лениногорск, Чистай шәһәрләре һәм берничә шәһәр бистәсе бар) торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 17,5 процентка артачак.

Калган 43 муниципаль берәмлектә тарифлар 22,3 процентка артачак. Бу 21 шәһәргә (Казан һәм Чаллыны да кертеп), 15 шәһәр бистәсенә һәм җиде авыл районына кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading