16+

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 бензинына бәяләр үскән

Татарстанда соңгы атнада — 29 июльдән 5 августка кадәр-АИ-92 һәм АИ-95 бензиннары кыйммәтләнгән: бәягә карата 1,4 һәм 1,3 процент өстәлгән.

Татарстанда соңгы атнада — 29 июльдән 5 августка кадәр-АИ-92 һәм АИ-95 бензиннары кыйммәтләнгән: бәягә карата 1,4 һәм 1,3 процент өстәлгән.

Шул ук вакытта премиум-ягулыкка бәяләр үсеше акрынайган. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматыннан күренә.

Әйтик, АИ-92 маркалы бензин бер атна эчендә 72 тиенгә, ягъни 50,38 дән 51,1 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-95 бензины 71 тиенгә арткан һәм 54,63 сумнан 55,34 сумга кадәр арткан. Премиум-бензин маркалары — АИ-98 һәм аннан да югарырак. Бер атна эчендә 10 тиен өстәлгән, 72,21 дән 72,31 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Дизель ягулыгы 2 тиенгә кыйммәтләнеп 61,16 сумнан 61,18 сумга кадәр җиткән.

22 июльдән 29 июльгә кадәр Татарстанда премиум ягулык бер атна эчендә мондый бензин 1,1% ка кыйммәтләнгән. 

Росстат мәгълүматлары буенча, бер атна эчендә Россиядә бензин уртача 19 тиенгә, литры өчен 57,39 сумга кадәр кыйммәтләнгән. АИ-92 бензины 10 тиенгә, ягъни 53 сумга кадәр, АИ-95 — 14 тиенгә, 58,04 сумга кадәр, АИ-98 — 1,32 сумга 73,25 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Дизель ягулыгы шулай ук 8 тиенгә арткан һәм уртача 66,61 сум тора.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading