16+

Татарстанда газга тарифлар расланды

Татарстанда газга тарифлар расланды. Карарга республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев кул куйды.

Татарстанда газга тарифлар расланды. Карарга республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев кул куйды.

Документ нигезендә, 2024 елның 1 июленә кадәр халык өчен газ бәясе кубометры өчен 6,78 сум тәшкил итәчәк. Аннары ул 69 тиенгә артачак һәм бер куб. м. өчен 7,47 сум тәшкил итәчәк.

Шулай итеп, беренче ярты ел тарифлар үзгәрешсез калачак. Хәзер татарстанлылар газның кубометры өчен 6,78 сум түли. мондый тариф 2022 елның 1 декабреннән гамәлгә керде. Соңгы тапкыр газ бәясе 53 тиенгә арткан иде.

Россия Хөкүмәте һәр төбәк өчен 2024 елга коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең чик индексларын раслады. Документ нигезендә, коммуналь хезмәтләр җыелмасы (су, җылылык, электр) уртача 9,8% ка кыйммәтләнә. Татарстан бәяләр арту буечна лидер-төбәкләр унлыгына керде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading