16+

Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Тиешле карарны Алексей Песошин имзалаган.

Тиешле карарны Алексей Песошин имзалаган.

22нче апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«2024 елның 22 нче апреленнән 12 нче маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырырга», – диелә документта.

Күрсәтелгән чорда республика территориясендә учаклар ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыелачак. Шулай ук мангалларда һәм янмый торган башка савытларда, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьларында ризык кыздырырга ярамый. Җәмәгать туклануы объектлары гына искәрмә булып тора.

Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехник әйберләр куллану, шулай ук югарыга күтәрү принцибы буенча кострукцияләр эчендә ачыклык ярдәмендә һаваны җылытуга нигезләнгән янучан материаллардан ясалган идарә ителмәгән эшләнмәләрне очырту тыелачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading