16+

Казан метросында елмаеп кына үтеп булачак: «Тукай мәйданы»нда яңа турникетлар урнаштырдылар

Казан метросында түләү системасы яңартыла. «Тукай мәйданы» станциясенең «Кольцо» сәүдә үзәге ягыннан керү вестибюлендә иске турникетларны заманча җайланмалар алыштырды.

Казан метросында елмаеп кына үтеп булачак: «Тукай мәйданы»нда яңа турникетлар урнаштырдылар

Казан метросында түләү системасы яңартыла. «Тукай мәйданы» станциясенең «Кольцо» сәүдә үзәге ягыннан керү вестибюлендә иске турникетларны заманча җайланмалар алыштырды.

Инде монда метрога карта, акча һәм телефонсыз да кереп була — камерага елмаю да җитә!

Яңа турникетлар пассажирлар агымын 50 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. Моңа кадәр булган 10 аппарат урынына Россиядә җитештерелгән 17 җайланма урнаштырылган. Аларның 11е керү, алтысы чыгу өчен эшли.

Иң кызыгы - 10 турникетта «Елмаеп түләү» хезмәте эшли. Моның өчен терминалда әлеге түләү ысулын сайларга һәм камерага карарга кирәк. Хезмәттән теләсә кайсы банк клиенты файдалана ала.

Яңа җайланмалар хәрәкәт датчиклары белән дә җиһазландырылган: пассажирлар күп булган вакытта турникет ишекләре ябылмый, бу чиратларны киметергә ярдәм итә. Күрү сәләте чикләнгән кешеләр өчен тактиль һәм тавышлы мөмкинлекләр дә каралган.

кзн. фото кзн

Әмма бу яңалыклар гына түгел! Казан метросының 11 станциясендә дә QR-код белән түләү мөмкинлеге кертелгән.

Жетоннар да тарихка кереп бара. Аларны 2026 елның 1 декабренә кадәр гадәти тәртиптә сатып алырга мөмкин. 2027 елның 1 гыйнварыннан турникетлар жетоннарны кабул итүдән туктаячак. Кулланылмаган жетоннарны кассаларда QR-кодлы билетларга алыштырырга мөмкин булачак.

Киләчәктә метро өчен виртуаль билетны Яндекс Go кушымтасы аша сатып алу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа технологияләр пассажирларның уңайлылыгын арттыру, иминлекне тәэмин итү һәм җәмәгать транспортын заманча итүгә юнәлдерелгән.

кзн. фото кзн

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading