16+

Лисичанск һәм Рубежныйда 600 гә якын агач һәм куак утырттылар

Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә 600 гә якын агач һәм куак утырттылар. Утырту материалын Казан дәүләт аграр университеты белгечләре әзерләп, шәһәрләргә китерде.

Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә 600 гә якын агач һәм куак утырттылар. Утырту материалын Казан дәүләт аграр университеты белгечләре әзерләп, шәһәрләргә китерде.

Яшел үсентеләр Рубежныйдагы 2 нче һәм Лисичанскидагы 4 нче мәктәп территорияләрендә, шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган мемориаллар янында утыртылды.

Акциядә укытучылар, өлкән сыйныф укучылары, коммуналь хезмәтләр вәкилләре, шәһәр җитәкчеләре катнашты.

Проект Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков оештыруында тормышка ашырыла. Белгечләр шәһәрләрнең яшел зоналарын тикшереп, агачларның торышын бәяләгән һәм яшелләндерү планын әзерләгән. Яңа үсентеләр җирле климат шартларына җайлашу мөмкинлеген исәпкә алып сайланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading