16+

Ни өчен 2027 елда беркем дә пенсиягә чыкмаячак?

Илдә пенсия реформасы башланганга җиденче ел. Без акрынлап «элекке» пенсия яшеннән яңасына күчәбез. Элек ир-атлар пенсиягә – 60, ә хатын-кызлар 55 яшьтә чыга иде.

Илдә пенсия реформасы башланганга җиденче ел. Без акрынлап «элекке» пенсия яшеннән яңасына күчәбез. Элек ир-атлар пенсиягә – 60, ә хатын-кызлар 55 яшьтә чыга иде.

«Комсомольская правда» язганча, канун буенча быел пенсиягә 1962 елгы ир-атлар һәм 1967 елгы хатын-кызлар чыга. Киләсе елда вазгыять үзгәрми. Шул рәвешле, киләсе елда россиялеләрнең берсе дә пенсиягә чыкмаячак. Чөнки 1962 елгы ир-атлар һәм 1967 елгы хатын-кызлар пенсия яшенә 2026 елда җитә (аларга 64 һәм 59 яшь тула). Ә киләсе яшь төркеме (1963 елгы ир-атлар һәм 1968 елгы хатын-кызлар) пенсиягә 2028 елда гына чыгачак. Шул вакытта яңа пенсия яшенә күчү тәмамланачак. 2028 елдан башлап ир-атлар пенсиягә – 65, ә хатын-кызлар 60 яшьтә китә башлаячак.

Ләкин искәрмәләр дә бар. 2027 елда лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу хокукына ия россиялеләр китәргә мөмкин. Алар арасында табиблар һәм педагоглар, зарарлы һәм куркыныч производство хезмәткәрләре, Ерак Төньякта яшәүчеләр, күп балалы аналар һәм башкалар бар.

Сүз уңаеннан, мондый вазгыять һәр так елда кабатлана: 2021, 2023 һәм 2025 елларда гомуми нигездә лаеклы ялга беркем дә китмәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading