Татарстанда коронавирустан ундүртенче авыру үлде
Татарстанда бүген коронавирустан 14 нче үлем очрагын расладылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда бүген коронавирустан 14 нче үлем очрагын расладылар.
Бу хакта ТР Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте. Түбән Камада яшәүче 80 яшьлек хатын 20 июньдә вафат булган.
12 июньдә ул Түбән Кама үзәк хастаханәсе базасында оештырылган COVID-19 дәвалаучы бүлеккә китерелә. Хатынга ике яклы пневмония диагнозы куела. Табиблар әйтүенчә, чир шактый үзенчәлекле үтә. Хатын-кызда берьюлы - шикәр чире, бөер җитешсезлеге һәм хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, дип ачыклык кертте Галимова. Табиблар патолог-анатомик экспертизадан соң үлем сәбәбен ачыклаган.
Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән чирләүнең 40 яңа очрагы ачыкланды, барысы да - элемтә аша. 30 кеше өйдә дәвалана, 10сы хастаханәгә озатылган.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Кесәңдә 5 мең сум акча йөрт
-
#Язмыш
Суд карары да аның файдасына булмый – бала машина астына үзе сикергән
-
#Кыскача яңалыклар
Күп балалы янгын аркасында гаилә йортсыз калган
-
#Кыскача яңалыклар
Йод дефицитын тулыландырырга мөмкинме?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда БПЛА янаулары аркасында стационар телефоннарга ихтыяҗ арткан
Комментарийлар