Татарстанда хатын-кыз шофер «ПАЗ» автобусы белән бәрелешкән.
15 гыйнварда көнне иртән Минзәлә районында М7 «Волга» юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Лада автомобилен йөртүче 1986 елгы хатын-кыз, каршы як полосага чыгып, ПАЗ автобусы белән бәрелешкән. Хатын-кыз каза урынында ук һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
1
Комментарийлар