16+

1 гыйнвардан социаль түләүләр артачак. Нинди өстәмә алырга мөмкин һәм ул күпме тәшкил итәчәк?

Киләсе елдан социаль түләүләр алучыларны өстәмәләр көтә. Аларны 1 гыйнвардан түләячәкләр һәм алар федераль пособиеләргә дә, төбәкара ярдәм чараларына да кагылачак. Нинди түләүләр артачак?

Киләсе елдан социаль түләүләр алучыларны өстәмәләр көтә. Аларны 1 гыйнвардан түләячәкләр һәм алар федераль пособиеләргә дә, төбәкара ярдәм чараларына да кагылачак. Нинди түләүләр артачак?

1 гыйнвардан социаль түләүләр федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә артачак. Әйтик, яшәү минимумы арттырылачак. Бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле пособие күләме аңа бәйле. Димәк, тулаем ил буенча гаиләләр яңадан исәп-хисап алачак.

- Канун буенча айлык пособие Россия Федерациясе субъектында халыкның тиешле социаль-демографик төркеменең яшәү минимумы күләме үзгәргән айдан гаризасыз тәртиптә яңадан исәпләнергә тиеш. Яңадан исәпләгәннән соң түләү шулай ук гаризасыз тәртиптә башкарыла, — дип сөйләгән "Лайф" басмасына Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Оксана Красовская.

Ул берничә мисал китергән. Әйтик, Мәскәүдә яшәү минимумы 2024 елда бер балага 19 586 сум тәшкил итә, ә 2025 елның 1 гыйнварыннан 20 663 сум булачак. Мәскәү өлкәсендә ул 17 474 сумнан 18 723 сумга кадәр артачак, Санкт-Петербургта — 16 039 сумнан 18 749 сумга кадәр, Ленинград өлкәсендә — 15 739 сумнан 18 405 сумга кадәр.

Шулай ук 2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча ялга китәчәк эшләүче хатын-кызлар 140 көн эчендә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләмен 794 355,80 сум күләмендә алырга мөмкин. 2025 елдан пособиене исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакының максималь күләме көненә 5673,97 сум тәшкил итәчәк.

- Декрет ялына киткәнче, үткән ике елдагы хезмәт хакыннан чыгып исәп-хисап башкарыла. Ягъни әгәр хатын-кыз алдагы ике ел эчендә шактый зур хезмәт хакы алган һәм ул югарыда күрсәтелгән суммаларга яки хәтта югарырак суммаларга җитә икән, пособиенең максималь күләмен алачак. Бу бит гади больничныйларга да кагыла. Шулай ук 2025 елның 1 гыйнварыннан яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие күләме дә артачак. Пособиенең максималь күләме аена 68 995,48 сум тәшкил итәчәк, - дип аңлата Оксана Красовская.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading