16+

1 октябрьдән хәрби пенсия 5,1 процентка индексацияләнәчәк

2024 елның 1 октябреннән Россиядә хәрби пенсионерларның пенсиясе элегрәк планлаштырылган 4,5 процент урынына 5,1 процентка арттырылачак.

2024 елның 1 октябреннән Россиядә хәрби пенсионерларның пенсиясе элегрәк планлаштырылган 4,5 процент урынына 5,1 процентка арттырылачак.

​​​​​​Антон Силуанов 1 октябрьдән хәрби пенсиянең 5,1 процентка индексацияләнәчәген әйтте

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ финанс министры Антон Силуанов ил Хөкүмәте утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без агымдагы елның 1 октябреннән пенсияне 4,5 процентка индексацияләргә планлаштырган идек. Ә инфляция фаразларына төгәллек кертүгә бәйле рәвештә, пенсия исәпләү механизмына да тиешле үзгәреш кертергә тәкъдим ителә», - дип искәртте финанс министры әзерләнгән закон чыгару тәкъдимнәре хакында сөйләгәндә.

«Ягъни пенсионерларга, инфляция фаразларына төгәллек кертүне исәпкә алып, тагын да югарырак пенсия түләнәчәк», - диде министр

Искәртеп узабыз, Татарстанда еллык инфляция апрельдә 7,67 процентка кадәр артты.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ике пенсия түләнәчәге турындагы законны имзалады.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/anton-siluanov-1-oktyabrdan-xarbi-pensiyanen-51-procentka-indeksaciyalanacagen-aitte-5888442

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading