16+

1 сентябрь букетларына бер төрле бәя куярга тәкъдим итәләр

Россиядә 1 сентябрьгә билгеләнгән бәядән стандарт букетлар сатарга тәкъдим итәләр.

Россиядә 1 сентябрьгә билгеләнгән бәядән стандарт букетлар сатарга тәкъдим итәләр.

Балалар товарларын һәм хезмәт күрсәтүләрен җитештерүчеләр ассоциациясе башлыгы Михаил Ветров Белем көне алдыннан, чәчәк букетына бәяләрне нигезсез арттыруны булдырмау максатыннан, бәяләрне мониторинглау инициативасы белән чыккан. Шулай ук ул җирле сатучылар өчен билгеләнгән бәя белән стандарт букетлар булдырырга тәкъдим иткән.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алихановка юллаган мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, Россиядә Белем көне алдыннан һәр ел укытучылар өчен чәчәкләргә ихтыяҗ арту күзәтелә. RT язганча, Ветров бәяләрнең дәүләт мониторингын кертергә һәм букетлар бәясенең нигезсез арттырылуын булдырмау буенча чаралар күрергә тәкъдим итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading