1 сентябрьдән Россия укучылары кием тегәчәк
Алар бу эшне хезмәт дәресләрендә башкарачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Алар бу эшне хезмәт дәресләрендә башкарачак.
Урта мәктәп укучыларын хезмәт дәресләрендә тегәргә, ремонтларга һәм үз киемнәрен проектларга өйрәтәчәкләр, бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының гомуми һәм урта белем бирү федераль программаларына үзгәрешләр кертү турындагы боерыгында әйтелә. Документ буенча, укучылар тукыма материалларын эшкәртергә, детальләрне бизәргә, кием тегәргә һәм ремонтларга, шулай ук проект буенча эшләнмәләр модельләрен ясарга өйрәнергә тиеш.
5-7 сыйныф укучыларының хезмәт дәресләре атнага ике тапкыр, ә 8-9 сыйныфларда бер тапкыр узачак. Башлангыч мәктәп укучыларын атнага бер дәрес көтә.
"Укучылар техник документациянең төрле төрләрен аңларга һәм булдырырга һәм алар буенча эш башкарырга, эшләнмәнең конструкциясен үзгәртү, аны төзеп бетерү һәм яңа сыйфатлар бирү буенча рационализаторлык характердагы иң гади мәсьәләләрне хәл итәргә, уртак эшчәнлекнең төрле төрләрендә хезмәттәшлек итәргә һ.б. өйрәнәчәкләр", — диелә хезмәт дәресләре модульләре турындагы документта.
Хезмәт дәресләре Россия мәктәпләрендә 2024 елның 1 сентябреннән барлыкка киләчәк.
Түрәләр билгеләп үткәнчә, Совет чорындагы хезмәт дәресләреннән аермалы буларак, хәзерге заман кызлары һәм малайлары өчен дәресләрне аерым бүлү булмаячак, бу мәктәп укучыларының хокукларын бозмаска мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар