SuperJob сервисы Казанда хезмәт базарындагы вакансияләрне анализлаган.
Аның нәтиҗәләре буенча медицина вәкилләренә 100 мең сумнан артык хезмәт хакы вәгьдә ителә. Әмма моның өчен югары белем һәм бер елдан артык эш тәҗрибәсе таләп ителә. Компания 109 мең сумнан хезмәт хакы һәм квалификация күтәрүне тәкъдим итә.
Икенче урында 150 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән сату буенча менеджер вакансиясе тора, ә өченче урында - 90 мең сумнан хезмәт хакы белән инженер-төзүче. Рейтингка шулай ук 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән ПТО инженеры һәм 70 мең сумнан хезмәт хакы белән 1С программисты вакансияләре кергән.
Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Красноярскта, Краснодарда, Воронежда, Екатеринбургта, Пермьдә дә вакансияләр исемлеге буенча карасаң, табибларга иң югары эш хакы тәкьдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар