16+

12 яшьлек кызны 17 каттан ыргыткан егетнең гаиләсе аның белән ни булганын аңламый

Ижауда 17 каттан 12 яшьлек кызны ыргыткан егетне мәктәптә мыскыллаганнар.

Ижауда 17 каттан 12 яшьлек кызны ыргыткан егетне мәктәптә мыскыллаганнар.

Ижауда Октябрьнең 10 еллыгы урамындагы кибет каршындагы тротуарда ялгыз кызыл канәфер ята. 16 июль кичендә бу урында ике кеше гәүдәсе табылган. Торак йортның 17 катыннан егылып төшкән 25 яшьлек егет һәм 12 яшьлек кыз.

Беренчел версия буенча, Алексей* (исеме үзгәртелеп бирелә) исемле егет балалар мәйданчыгында йөргән таныш булмаган үсмер кызны үзе белән подъездга алып кергән (нинди сылтау белән – әлегә кадәр зур сорау), алар бергә 17 катның гомуми балконына менгәннәр. Аннан Алексей кызны этеп җибәргән, ә аннары үзе дә егылып төшкән.

«Ул андый түгел иде»

Бер-бер артлы ике гәүдә җиргә егылып төшкәч, урамнан үтеп баручылар берни дә аңламыйча тораташ басып кала. Кемдер моны «курчак» дип уйлаган, ә кемдер кыз аңын югалткан дип фикерләгән. Ләкин төп сорау: мәйданчыкта йөргән баланы ят кешенең алып китүен беркем дә сизмәдеме, күрмәдеме? Кыз үзе үк ни өчен таныш булмаган ир белән китәргә ризалашкан? Бу факт хәтта Алексей*ның үз гаиләсен да борчый.

- Әлбәттә, хәзер аны яклыйсыбыз килә, - дип сөйләгән журналистларга Алексей*ның туганнан туган сеңлесе. – Ләкин гаиләбез әле дә берни белми һәм аңламый да. Ул зыян китерергә сәләтле түгел иде. Бу үсмер кызның аның белән китеп баруын беркем дә аңлый алмый. Әгәр дә үсмер кычкырган икән, ә урамда әбәт вакыты, кеше күп булган, нигә беркем дә моны күрмәгән, ярдәм итмәгән? Менә шул гаҗәпләндерә. 
Егетнең туганнары сүзләренчә, ул үзенең корбанын моңарчы белмәгән. 
Фаҗига турындагы яңалыклардан Алексейның әнисенең хәле начарланган. Туганнары әйтүенчә, аны бөтен кеше яраткан.

– Ул шат күңелле, яратучан бала иде. Аны әти-әнисе һәм апасы бик нык яратты. Сәяхәт итәргә хыялланды, төрле шәһәрләргә бару теләве турында сөйләде, ләкин өлгермәде, - ди апасы.

- Ниндидер версияләр бармы, анда ни килеп чыккан икән соң?

- Юк.

- Наркотикларның эзе бардыр, бәлкем?

 Әлбәттә, юк! Ул, гомумән, андый түгел. Беркайчан да эчмәде һәм тартмады.

Мондый күркәм гаилә сурәтендә, Алексей*ның психологик сәламәтлеге турындагы сорауларга туганнары җавап бирүдән баш тарткан.

Әмма егетнең сыйныфташлары аның һәрвакыт «башкалар кебек түгел»леге турында әйткән. Шуның өчен еш кына үз тарафына шаяртулар ишеткән.

– Ул һәрвакыт үз эченә бикләнгән һәм сәер иде. Уйланып йөрүчән. Мәктәптә аның дуслары булмады, - дип сөйләгән KP.RUга Алексейның сыйныфташларының берсе. – Һәрвакыт үзе генә йөрде. Борын астыннан гел нәрсәдер сөйләнә иде. Әлбәттә, яшүсмерлек чорында аны барысы да әлеге "сәерлеге" аркасында үртиләр иде. Әмма аңа кул белән тигәннәре булмады, көләргә генә мөмкиннәр иде.

Гадәттә, йомыкый һәм башкалар тарафыннан читләштерелгән егет вакыт-вакыт чыгарыннан чыккан.

– Миңа калса, бу аның күңелендә җыелып килгән. Аннары ул кинәт кызып китәргә мөмкин иде. Мәсәлән, егетләр үзләренең шаяртулары белән туйдыргач, ул торып басып, аларга тупас формада бер - ике сүз әйтә ала иде, - дип искә ала аның сыйныфташ кызы. 

Туганнары Алексей белән фаҗига көнендә нәрсә булганын аңламый.

Апасы сүзләренчә, Алексейның романтик мөнәсәбәтләре булмаган. Әмма, социаль челтәрләрдәге битләренә караганда, дини оешмаларда үзенә дус-иптәшләр таба алган. Шуларның берсе «Краеугольный камень» чиркәве. Алар үзләре турында сайтларында менә болай дигән:

«Безнең лозунг: һәлак булганнарны эзләп табу һәм коткару. Безнең максат: һәр шәһәрдә бу дөньяга җавап була алырлык чиркәү төзү»

Шул ук вакытта интернетта бу чиркәүгә бәяләмәләр шактый бертөрле түгел – сектантлыкта гаепләүләрдән алып алкоголизмнан һәм наркоманиядән коткарнар өчен рәхмәт белдерүгә кадәр фикерләр бар.

Кечкенә баланы үтергән өчен җинаять эше кузгатылган.

 16 июльдә 16 сәгать тирәсендә Ижауда Октябрьнең 10 еллыгы урамындагы торак комплексы янында биеклектән егылып төшү өчен хас тән җәрәхәтләре 12 яшьлек кыз һәм 25 яшьлек ир-ат гәүдәләре табылган.Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Удмуртия Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading