16+

12 мең сумлык бала тудыру сертификатын ничек алырга?

Акча түбәндәгечә бүленә: 4000 сум хатын — кызлар консультациясенә, 6000 сум бала тудыру йортына, 2000 сум яңа туган бала күзәтелә торган балалар поликлиникасына бирелә.

Акча түбәндәгечә бүленә: 4000 сум хатын — кызлар консультациясенә, 6000 сум бала тудыру йортына, 2000 сум яңа туган бала күзәтелә торган балалар поликлиникасына бирелә.

Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Тамара Фролова сөйләгән.

Бала табу сертификаты электрон рәвештә бирелә һәм булачак әниләргә йөклелек, бала табу чорында һәм бала тапканнан соң өч ай дәвамында сыйфатлы медицина, хокукый һәм психологик ярдәм алуны тәэмин итә. Шулай ук программага беренче елда баланы диспансер күзәтүе дә керә.

Сертификатны хатын-кызлар консультациясендә йөклелекнең 30нчы атнасыннан (яки күп балалы йөклелек вакытында 28 нче атнадан) яки, кирәк булганда, соңрак-бала тудыру йортында яки поликлиникада рәсмиләштерергә мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading