16+

14 декабрьдә Владимир Путин белән «Туры элемтә» үткәрергә планлаштырыла

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 14 декабрьгә планлаштырылган, дип хәбәр итә РБК.

Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе 14 декабрьгә планлаштырылган, дип хәбәр итә РБК.

Агентлыкның Кремльдәге чыганагы билгеләп үткәнчә, бу көн төп дата буларак карала.

9 ноябрь көнне дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Туры линия» һәм Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе быел бергә берләштереләчәк дип сөйләде.

Соңгы тапкыр Владимир Путин туры линияне 2021 елның 20 июнендә үткәргән. Ул вакытта аңа миллионнан артык сорау килгән. 2001 елдан бирле үткәрелә торган вакыйга беренче тапкыр тамашачылар белән традицион студиясез оештырылды. Россиялеләр Президентка сайт һәм мобиль кушымта аша сораулар биргән иде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading