16+

14 яшьлек кыз әнисен үтерткән

Моның өчен ул 350 мең сум акча вәгъдә иткән

Моның өчен ул 350 мең сум акча вәгъдә иткән

Балашихада дүрт яшүсмер кеше үтерүдә шикләнелә. 14 яшьлек кыз егетен өенә чакырган булган. Бу аның әнисенә ошамаган һәм кыз белән әнисе арасында бәхәс чыккан, дип яза kp.ru. Чираттагы бәхәстән соң, тикшерүчеләр версиясе буенча, кыз әнисеннән котылырга уйлый. Бу эшкә егете белән дусларын җәлеп итәләр. ярдәм өчен 350 мең сум акча вәгъдә итәләр. 

24 март көнне кызның әнисе өенә кайта һәм яшүсмерләр шунда ук аңа ташлана. Гәүдәсен өйдә калдыралар, чөнки башта ук аны нишләтергә кирәген уйламаган булалар. Ике көннән төнлә белән фатирга кереп, кызның әисенең гәүдәсен чүплеккә чыгарып куялар. 26 мартта очраклы кешеләр күреп ала, дип яза "Комсомольская правда". 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading