16+

19 яшьлек Татарстан егете контрактка кул куйган

Ул «Батыр » батальонында хезмәт итәчәк, дип хәбәр итә Минзәлә сайты.

Ул «Батыр » батальонында хезмәт итәчәк, дип хәбәр итә Минзәлә сайты.

Улларын, энеләрен, дусларын иртүк озатырга дип хәрби комиссариат янына әти-әнисе, туганнары, дуслары җыелган. 

Илья Минзәләдә Туып үскән. Советлар Союзы Герое генерал-полковник Василий Гордов исемендәге кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган. 

Егетнең рухы сугышчан. Контрактка кул кую карарын ул күптән кабул иткән. Армиядә хезмәт итү тәҗрибәсе бар. Бер ел ул Абхазиядә (Гудаута шәһәрендә) хезмәт иткән. 

- Бер ай элек безнең гаилә катлаулы хәлгә эләкте. Төнлә яшен сугу аркасында янгын чыкты һәм йортыбыз, каралты-кура, мунча — барысы да янып бетте. Контракт буенча хезмәткә китүемнең бер сәбәбе-әти-әнигә йортны торгызуда ничек тә булса ярдәм итү. Әни башта минем бу карарыма каршы килде, соңрак килеште, – ди Илья.

Әти-әниләр улллары өчен борчылсалар да, аның белән горурланалар. 

- Улым-үз иленең патриоты. Үзен сакласын. Ә безгә көтәргә һәм догалар укырга гына кала, - ди әнисе Светлана.

19-летний мензелинец подписал контракт

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading