16+

2 яшьлек бала бишенче каттан егылып төшеп исән калган

Яшел Үзәндә ике яшьлек кыз тулай торакның 5нче катыннан егылып төшкән.

Яшел Үзәндә ике яшьлек кыз тулай торакның 5нче катыннан егылып төшкән.

Бу вакытта аның 3 яшьлек апасы тәрәзә төбендә йөреп торган, әлеге хәлгә шаһит булганнар аны тәрәзә яныннан китәргә күндерә алган. Соңрак. әлеге балаларның әниләре дә пәйда булган. Ул кызын һәм аның артыннан төшкән москит челтәрен алып, табибларны көтеп тә тормыйча, китеп барган.

Соңрак кызчыкны хастаханәдә тикшергәннәр, җитди җәрәхәтләр табылмаган. Хәзер ул реанимациядә табиблар күзәтүе астында.

Әлеге хәл булган йортта яшәүчеләр сүзләренә карагандв, әни кеше еш кына балаларны караучысыз калдыра торган булган. Ул ата-ана бурычларын үтәмәгәне өчен кисәтү алган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading