16+

200ләп кеше турнирның приз фонды – 85 мең сум өчен көрәшә

«Таткрафт» кубогы өчен «Татарстан БРИКС илләрен төзи» дип аталган турнир старт алды.

«Таткрафт» кубогы өчен «Татарстан БРИКС илләрен төзи» дип аталган турнир старт алды.

Төрле ил вәкилләре, командаларга берләшеп, Майнкрафт уенында БРИКС илләрендәге объектларны торгыза. Турнирда Кытай, Бразилия, Африка, Көньяк Азия һәм Якын Көнчыгыш командалары катнаша. 200ләп кеше турнирның приз фонды – 85 мең сум өчен көрәшә.

«Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» турниры 12-31 августта уза. Нәтиҗәләр 9 сентябрьдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Җиңүче төзелгән объектларның катлаулыгы, матурлыгы, уникальлегенә карап билгеләнәчәк. 

Кытайның Казандагы генераль консулы урынбасары Цао Лунцюань сүзләренчә, турнирда 30дан артык Кытай киберспортчысы катнаша.

-    Быел Кытай һәм Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел була. Соңгы елларда Кытай һәм Россия арасындагы хезмәттәшлек ныгый гына бара, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә, – дип билгеләп, ул БРИКС саммиты Татарстан үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачуын билгеләде.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Тахтарова Minecraft уенының креативлыкны, командада эшли белүне үстерүен һәм берләштерүен билгеләде. Төрле шәһәрләрдә яшәүче оныклары да шушы уенда уртак бер дөнья булдыруын әйтте ул. Турнир исә БРИКС илләренең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыруда мөһим роль уйный, дип ассызыклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading